Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР Милли музее филиалларында бушлай очрашулар узачак

Бу атнада Татарстан Милли музее филиалларында бушлай чаралар сериясе узачак.

21 март шәһәр халкын Бөтендөнья шигърият көненә багышланган ачык микрофонга чакыралар. Теләге булган һәркем үз әсәрләрен яки башка авторларның яраткан шигырьләрен укый алачак. Теләсә кайсы телдә чыгыш ясарга мөмкин.

Чара 18:00 сәгатьтә Островский ур., 15 адресы буенча татар китабы йортында башлана. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Якшәмбе, 23 мартта, Салих Сәйдәшев музеенда «Гобәйдуллина: тавыш тудырып» дигән музыкаль программасы планлаштырылган. Композитор София Гобәйдуллина истәлегенә багышланган очрашуда музей кунаклары аның әсәрләреннән ләззәт алып кына калмый, ә иҗатчының музыкаль теле үзенчәлекләре, фәлсәфи һәм рухи эзләнүләре турында белә алачак. Очрашу модераторы – композитор Миләүшә Хәйруллина.

Кичә 15:00 дә башлана, керү ирекле. Адрес: Горький ур., 13.

Мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен «Сезне Мияубикә чакыра» театральләштерелгән музей бәйрәме үткәрелә. Чара песиләргә һәм Габдулла Тукайның «Мияубикә» шигыренә багышланган. Программада – викторина, табышмаклар, уеннар, рәсем дәресе. Бәйрәмне үткәрү өчен 20 дән 50 гә кадәр кеше җыялар. Тулырак мәгълүмат алу өчен +7(843)590-86-67 һәм +7(927)440-64-62 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чара Габдулла Тукай әдәби музеенда үтәчәк. Адрес: Г.Тукай ур., 74.

Фото: Денис Гордийко

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Миләүшә Хәйруллина яңа программа тәкъдим итә

Композитор Миләүшә Хәйруллина музыка сәнгатен сөючеләргә үз концертын тәкъдим итәргә әзерләнә. С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында 5 апрельдә узачак “Кызыл юлдан” дип исемләнгән проект ТР Дәүләт академия симфоник оркестры катнашында узачак.

Миләүшә Хәйруллина яңа программа тәкъдим итә

Миләүшә Хәйруллина  –  заманның иң якты һәм үзенчәлекле композиторларының берсе. Аның күпкырлы таланты төрле жанрларда чагыла: опера-симфоник әсәрләрдән алып инструменталь миниатюраларга, театр музыкасына һәм вокаль лирикага кадәр.

Казанда узачак концертта Татарстан Республикасының әйдәп баручы солистлары һәм коллективлары – Дәүләт академия симфоник оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер Александр Сладковский), Дәүләт камера хоры (сәнгать җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова) композиторның әсәрләрен башкарачак. Концертта Татарстанның атказанган артистлары Артур Исламов, Эльза Исламова, шулай ук халыкара конкурслар лауреатлары Любовь Добрынина, Ильяс Камал, Ильяс Фәрхуллин һәм Айдар Абдрахимов катнаша.

Дирижер пульты артында – Лондондагы Король көллиятен һәм П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлаган – Джереми Уолкер. Уолкерның дирижер буларак дебюты – «West Side Story».  Ул Вена опера академиясендә стажировка үтә һәм төрле коллективлар белән эшли: Late Night Opera, Helios Opera, Лондонның Король көллиятенең Симфоник оркестры, Россиянең әйдәп баручы оркестрлары.

Концерт программасында:

 – «Шагыйрь» хор һәм оркестр өчен татар шагыйрьләренең шигырьләренә язылган поэма;

 – «Кави-Сәрвәр» операсыннан фрагментлар;

  – «Анам кыры» – Чыңгыз Айтматовның повесте буенча куелган спектакль музыкасыннан сюита;

 –  «Доктор Живаго» – хор һәм оркестр өчен Борис Пастернак романы буенча роман-поэма.

 –  Яз мине илһамландыра... Якты дөньяга да мин яз иртәсендә туганмын. Бигрәк тә март ае минем күңелемә якын, һәр ел саен яңа тормыш башланган төсле. Иҗатчы ул киптергеч кәгазе кебек: бөтен нәрсәне үзенә сеңдереп бара. Һәр нәрсәгә нечкәләп, башкача карый белә. Һәр чорның чишелмәгән проблемалары хәттин ашкан. Халыкларны, илләрне берләштерә торган, һәр кешене борчый торган андый темаларны күтәреп, җавап табарга омтылу сәнгатькәр өчен һәр дәвердә дә мөһим, – ди үзе композитор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ