Логотип Магариф уку
Цитата:

Кырымда мәчет манарасына ярымай куелды

Кырымның Калиновка авылында төзелә торган мәчет манарасына ярымай куелды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән безнең авылда мәчет төзелә. Мәчеткә 2023 елның 14 сентябрендә нигез салынган иде. Бүген мәчетебезнең манарасын ярымай бизәп тора. Бу– безнең өчен бик шатлыклы вакыйга. Без шәех Равил Гайнетдингә ярдәм иткән өчен рәхмәтле», – диде мәчет имамы Рөстәм Ибраимов.

Кырым Республикасының Ленин районы Калиновка авылында мәчет биредәге мөселман җәмгыяте көче белән 2019 елдан төзелә башлады, диелгән хәбәрдә.

Танылган кырым-татар җәмәгать эшлеклесе, Кырым милләтара миссия вәкиле Заур Смирнов киңәше белән Калиновка мөселманнары РФ мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы мөфти шәех Равил Гайнетдингә мөрәҗәгать иткән. Россия мөселманнары лидеры Кырым диндәшләрен хуплап, үзе һәм гаиләсе исеменнән ярдәм күчергән.

Бүген мөселманнар – Кырым татарлары – Калиновка халкының өчтән берен тәшкил итә.

Фото: Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ