Логотип Магариф уку
Цитата:

Кытай студентлары Казанда укый

Казан энергетика университетында Кытайдан килеп укучы студентлар саны 100 гә җитәчәк. Моңа чаклы аларга бу уку йортында 70 урын каралган иде.

Биредә югары белем алырга теләүче чит ил гражданнары һаман арта. Элек аларның күләме барлык студентларның 2 процентын тәшкил итте,  хәзер ул биш тапкырга диярлек артты, географиясе дә киңәйде. Биредә  бүгенге көндә 40 илдән килеп, белем эстәүчеләрне очратырга мөмкин. Алар арасында элеккеге  союздаш республика һәм Африка илләреннән килгәннәре дә  бар.  


 – КДЭУда укырга теләүчеләр күп, быел  биредә 3010  студент көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә, аспирантурада белем ала. Киләсе елда алар тагын 450 кешегә артачак, – дип белдерде университет ректоры Эдвард Абдуллаҗанов.


Альберт САБИР
Фото архивтан алынды

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ