Логотип Магариф уку
Цитата:

Кызыл китапның басмалары яңара

Россия галимнәре Кызыл китапның «Үсемлекләр һәм гөмбәләр» басмасын әзерли.

Хәзерге вакытта материалларны җыю, рәсем һәм карталарны эшкәртү башкарыла. Басма  2024 ел ахырына нәшер ителәчәк.

Исегезгә төшереп узабыз: Кызыл китап – сирәк очрый торган һәм югалу куркынычы янаган үсемлек һәм хайван төрләре исемлеге, аларның элеккеге һәм хәзерге таралышы, төрләрнең саны азаю яки бетү сәбәпләре, яңадан торгызу, саклауда кабул ителгән һәм зарури чаралар теркәлгән басма.

«Без Россиянең Кызыл китабын яңарту эшен дәвам итәбез. 2021 елда фәнни берләшмә белән берлектә «Хайваннар» томы чыгарылды. Быел «Үсемлекләр һәм гөмбәләр» томы басылуга әзерләнә. Соңгы тапкыр  үсемлекләр һәм гөмбәләр исемлеге 2008 елда яңартылган иде. Төрләрне яңадан бәяләгәннән соң, галимнәр элеккеге Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр исемлегеннән 65 төр үсемлек һәм гөмбәләрне чыгарганнар, чөнки юкка чыгу куркынычы ачыкланмаган. Яңа басмада үсемлекләр дөньясының 741 объекты турында мәгълүмат булачак», – ди РФ табигый ресурслар һәм экология министры Александр Козлов. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә. 

Үсемлекләр һәм гөмбәләрнең яңартылган исемлеге Россия Табигать министрлыгы боерыгы белән расланган. 

Мөршидә Кыямова

Фото ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ