Мәктәп сакчылары кораллы һәм богаулы булачак
Озакламый мәктәп сакчылары, региондагы вазгыятькә карап, кораллы һәм бронежилетлы булачак.
Росстандарт оешмасы «Мәктәпкәчә, гомуми белем бирү һәм һөнәри уку йортларын саклау» турындагы дәүләт стандартларына әнә шундый төзәтмәләр керткән.
Документта билгеләнгәнчә, көндәлектә ЧОП хезмәткәрләренең кул астында резин таяк һәм богаулар булырга тиеш, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса, шлем, бронежилет һәм кораллары булу шарт. Шулай ук мәктәп сакчылары махсус физик әзерлек тә үтәчәк. Стандартлар 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.
Комментарийлар