Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадыш укучылары кытай телен өйрәнә

Моңа кадәр Мамадыш халкы: “Париж – Мамадыш”, – дип сөйләнеп йөрергә ярата иде. Якын киләчәктә инде аларның Кытайга йөз тотуларына да аптырамабыз, мөгаен.

Шулай булмаса, быелдан мәктәпләрендә кытай телен укытуга алынмаслар иде.

Мамадыштагы академик К.Ә.Вәлиев исемендәге 2 нче лицей – белем бирү үзәгендә кытай телен өйрәтүгә багышланган осталык дәресен юкка гына үткәрмәделәр шул. 

Тумышы белән Мамадыш районыннан булган, бүгенге көндә КФУның Алабуга институтында лингвистика юнәлешендә мөгаллимлек итүче Сәйлән Шәйхетдинова әлеге лицейда укучылар өчен кытай телен өйрәнүгә багышланган махсус дәрес үткәрде. Аның белән бергә Мамадышка бүгенге көндә Алабуга институтында рус теле һәм әдәбиятын өйрәнүче берничә Кытай студенты да килгән иде.

Осталык дәресе барышында Мамадыш укучылары кытай халкы традицияләре белән танышты, кытай телендәге сүзләрне ничек җиңелрәк хәтердә калдырырга һәм дөрес әйтергә икәнлекләрен белде, кытайча 1 дән 5 кә кадәр санарга өйрәнде. Осталык дәресе ахырында Мамадыш укучылары килгән кунакларга, рус һәм татар телләреннән тыш, кытай телендә дә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Кыскасы, дөньясында гына түгел, хәтта Мамадышта да кытай телен өйрәнүгә кызыксыну көчле. Бу лицейда гына да 60 – 70 ләп укучы кытай телен өйрәнергә теләк белдергән.


Таһир САБИРҖАНОВ
Фото лицей архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ