Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөселман киносы фестивале ХХ тапкыр уздырыла

XX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. Гаризаларны 2024 елның 1 июненә кадәр тапшырырга мөмкин. Сайлап алу комиссиясе үз эшен июль башында тәмамлаячак. Соңыннан конкурс программасы игълан ителәчәк. Бу хакта Татаркино оешмасы хәбәр итә.

XX тапкыр оештырылучы фестивальнең сайлап алу комиссиясе төркемендә филология фәннәре докторы, педагогика фәннәре кандидаты, профессор, Россия Ислам институтының филология һәм ил белеме кафедрасы мөдире Тимур Шәйхуллин, философия һәм сәнгать белеме докторы, кино белгече, Үзәк Азия һәм Төркия мәдәнияте һәм киносы турында мәкаләләр һәм басмалар авторы, «Евразия Глобал Коннектинг» агентлыгы генераль директоры Светлана Слапке, Мәскәү өлкәсе мөселманнары диния идарәсе рәисе Рушан Аббясов эшли.

Сайлап алу комиссиясен тарихчы, культуролог, Яңа культурология институты директоры, ВГИКның фәнни хезмәткәре, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Россия Федерациясендә мәдәниятара диалог практикаларын һәм технологияләрен модельләштерү лабораториясе докторанты Нина Кочеляева җитәкләячәк.
Конкурс программасында тулы метражлы һәм кыска метражлы уен һәм документаль фильмнар тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, фестиваль тарафыннан «Милли конкурс» номинациясе гамәлгә куелган.

Кинопроект программасына гомумкешелек рухи-әхлакый кыйммәтләрен һәм тынычлык урнаштыру, дин һәм гуманизм идеяләрен йөртүче мәдәни традицияләрне чагылдырган Россия һәм чит ил картиналары кертелергә мөмкин.

XX Казан халыкара мөселман киносы фестивале 6 — 11 сентябрьдә узачак.


Искәртеп узабыз: Казан Мөселман киносы фестивале РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган кинопроектлар исемлегенә керде.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән партнерлыкта уза.

6+

Мөршидә Кыямова

Фото ТР Мәдәният министрлыгы сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ