Логотип Магариф уку
Цитата:

Очар өчен канат кирәк

Кулыннан эш килә торган тырыш кешеләрнең тормышта бәхетле, матур яшәүләрен һәммәбез күреп тора. Андыйлар нинди генә эшкә тотынмасын, аны җиренә җиткереп башкара. Ләкин кайберәүләр кечкенә генә кыенлыклар алдында да каушап, аптырап, югалып кала, ягъни аларга башка берәүнең ярдәме кирәк.

– Кеше менә шундый хәлгә төшмәсен, тормыш итүгә һәрьяклап әзерләнсен өчен, аңа балачактан хезмәт тәрбиясе бирү зур әһәмияткә ия. Балада хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүдә ата-аналар белән беррәттән, укытучының да роле бик зур, – ди Биектау районының 2 нче урта мәктәбендә технология укытучысы булып эшләүче Азат Альберт  улы Хәлилов. – Хәзер балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Әгәр дә элек укучы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул үзенә кирәкле, кызыксындырган сорауларга җавапны Интернет аша да эзли. Мин дә заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен, төрле хәйләләр уйлап табам, шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам, аларны төрле идеяләр белән рухландырам, дәресләремне тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен көчемне куям. Дәресләрем берничә бүлектән тора: әйтик, робототехника. Монда берьюлы физика, химия, математика, мәгълүмати технологияләр буенча белем кирәк. Акыллы роботлар төзү аналитик фикерләүне, исәпләү сәләтен үстерә, технологик күнекмәләрне яхшырта.

– Ләкин барлык балалар да андый сәләткә ия булмаска мөмкин.   Авыл баласын балта, чүкеч тотарга, кадак сугарга өйрәтергә кирәк, хәзер анысын да башкара белми торган буын үсеп килә түгелме?

– Бу сүзләрдә дә хаклык бар.  Хезмәт укытучы буларак, мин андыйларны да читтә калдырмыйм. Йорт хуҗалыгы темасын үткәндә, егетләр өйдә вак ремонт эшләре башкарырга, шул ук балта, чүкеч белән эшләү, кадак кагу, розетка төзәтү серләренә төшенәләр. Агач эшкәртү белән бәйле дәрестә укучылар агачтан аерым детальләр һәм сыерчык оялары ясыйлар. Монысы аларда инженерлык күнекмәләрен дә үстерә, чөнки ояны ясаганда  аның проектын эшләргә  кирәк бит әле. Бүгенге заман металл чоры, шуңа да технология дәресләрендә металл белән эшләү, аларны эшкәртү алымнарын, кисү, эретеп-ябыштыру серләрен өйрәнмәсәк, дөрес булмас иде.

– Технология дәресләрендә проект эшчәнлегенә дә зур урын бирелә башлады. Монысы нәрсә белән аңлатыла?

– Проект эшчәнлеге укытучы җитәкчелегендә укучы тарафыннан яңа продукт эшләү, әзерләүдән гыйбарәт. Аны эшләгәндә, укучы дизайн ясарга, модельләштерергә, анализларга, бәяләргә, төзәтмәләр кертергә өйрәнә.  Шуның белән бәйле рәвештә  эскизын һәм сызымын ясый, үзе уйлаган әйберне эшләп тә куя. Укучылар күбрәк карандаш савыты, кран моделен ясау, кухня өчен агачтан ризыклар кисү тактасы, кычкыра торган әтәч моделен төзү, сыерчык оясы, җимлек ясау проектларын бик яратып башкара. Укытуда 3D технология куллану да дәресләремне тагын да кызыклы итә. Без укучылар белән төрле дизайнда мәктәп кабинетлары өчен брелоклар ясыйбыз. Бу гади генә эш кебек, әмма ул укучыда кызыксынуны арттыра, иҗади сәләтен үстерә. Мондый эшчәнлек балага киләчәктә техник һәм инженер һөнәрен сайлауда этәргеч бирергә дә мөмкин. Әлбәттә, заманча технологияләргә өстенлек биреп, балаларда кул хезмәтен өйрәнүдән баш тартырга ярамый дип  исәплим мин.

– Җәмгыятьтә барган кискен үзгәрешләр чорында тегү фабрикалары, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү йортлары ябылды, шул сәбәпле, әлеге тармакларда эшләүче белгечләр дә юкка чыгып бара.  Мәктәп кыз балаларга бу юнәлештә нинди хезмәт күнекмәләре бирә?

– Заман яшьләре белемнәрен югары уку йортларында дәвам иттерергә тырыша,  алар арасында тегү сәнәгате тармагында эшләүчеләр булмас та, бәлки. Ләкин безнең һәркайсыбыз матур киенеп йөрергә ярата, ә талантлы дизайнерларны, оста тегүчеләрне  кем әзерләргә тиеш соң? Шуңа да  хезмәт дәресләрендә кыз балаларны  тегү, чигү, төймә тагу, киемнәрне төзәтү, сүтеп тегү серләренә төшендерү бик кирәк һәм бу юнәлештә эш алып барыла.

Үзегездә хезмәткә мәхәббәт каян килә, нинди кул эшләренә осталыгыгыз бар?

 – Моның төп сәбәбе, мөгаен, авыл баласы булуымдадыр. Кече яшьтән, әти эшләгәннәрне күреп, эшкә түзем булып үстем. Башта балта-чүкеч тотарга өйрәнсәм,  тора-бара электр инструментларын куллана башладым. Агач белән эшләү – яраткан шөгылем. Дәресләрдә дә  балалар белән агачтан төрле корабль, очкыч, машина макетлары, лампа, сувенир һәм башка эшләнмәләр ясыйбыз.

 – Сүзне егетләргә хезмәт тәрбиясен бирүдән  башлагач, шуның белән тәмамлыйсы килә. Азат әфәнде, Сез «Мәгариф» журналы үткәргән «Авыл укытучысы – 2023» бәйгесенең финалында  укучыларга очкыч модельләре буенча бик матур ачык дәрес күрсәткән идегез. Бу егетләрдә аеруча зур кызыксыну уятты, сәбәп нәрсәдә икән?

–  Кайберәүләр велосепид күптән уйлап чыгарылган инде диләр, чынлыкта соңгы йөз елда аның нинди генә төрләре эшләнмәгән, хәтта шакмаклы тәгәрмәч белән йөрүчеләр дә бар. Очкычлар да шуның кебек, бу өлкәдә киләчәктә дә яңа ачышлар ясалыр әле. Бәлки, без укыткан балалар арасында Россиядә иң беренче булып очкыч ясаган Александр Можайский, беренче парашют уйлап чыгарган Глеб Котельников кебек талантлар, аларның дәвамчылары бардыр. Безнең Биектау районы Коркачык аэродромы базасында эшләүче кече авиациягә өйрәнү үзәгендә лётчиклар, парашюттан сикерүчеләр беренче чыныгуларын алалар. Укучыларыбыз аларга сокланып үсә. Мин күрсәткән очкыч модельләре дә, бәлки, кемгәдер тормышта үз юнәлешен табарга этәргеч бирер. Танылган космонавт һәм һава корабларын егәрләүчеләр бала чакта үзләре дә кәгазьдән самолетлар ясап очырмый, күкләрне иңләп-буйлап йөрү турында  хыялланмый калмаганнардыр. Без, укытучылар да, нинди генә фәннәрне укытсак та,  балаларга үсеп җиткәч очар өчен канат куючылар. Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау шалтыраган көннәрдә без моны һәрчак тоеп, сизеп торабыз, канатлары талмасын, сынмасын дигән теләк белән яшибез.

 

Альберт САБИР

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ