Логотип Магариф уку
Цитата:

Остазларга чиксез рәхмәт

Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан республикабызда бик күп чаралар үткәрелеп килә.

 Шундыйларның берсе кичә Казандагы «Ханума» ресторанында узды. Анда озак еллар мәгариф өлкәсендә эшләүче укытучылар, тәрбиячеләр, педагогик династияләр чакырулы иде. «Рәхмәт сиңа, остазым» дип аталган әлеге чарада катнашучылар арасында «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары геройлары һәм «Авыл укытучысы» конкурсы җиңүчеләре, жюри  әгъзалары да бар иде. Очрашу бик җылы аралашу һәм эшлекле шартларда узды. 


–  Мондый күркәм мәҗлестә катнашырбыз дип, һич тә уйламаган идем. Мин биредән күп мәгълүмат туплап кайтып китәм, – диде Әлдермеш урта мәктәбе директоры урынбасары, «Авыл укытучысы – 2022» бәйгесе җиңүчесе Гөлназ Сабирова. – Катнашучылар арасында озак еллар эшләп профессиональ үсешкә ия булган,  мәгариф һәм фән өлкәсендә тирән эз калдырган коллегаларым сөйләгәннәрен тыңлап утыру гына да зур бәхет иде. Үзебезне остазлар рәтенә кертсәләр дә, үзара фикер, тәҗрибә уртаклашулар һич тә артык түгел. 


Кичә җыр-биюләр,  матур шигырьләр белән үрелеп барды, укытучылар хатирәләре белән уртаклашты. Укытучы башкарган эшнең никадәр катлаулы, кирәкле, мактаулы  икәнен ассызыклап матур сүзләр күп яңгырады, шуның дәлиле буларак, аларга спонсорларның истәлек бүләкләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шунысы куанычлы: мондый очрашуларны үткәрү мөгаллимнәрнең элекке һәм бүгенге мәктәп укучылары башлангычында башланып киткән иде.  «Укытучылар һәм остазлар елы тәмамланса да, киләсе Гаилә елында да  мондый эшлекле мәҗлесләр оештырылсын иде», – дигән теләк тә яңгырады.  


Альберт САБИР 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ