Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәдиф Җамалетдинов: «Быел татар теле юнәлешендәге белгечлекләргә бер урынга өч кеше дәгъва итә» (Видео)

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 20 июньнән кабул итү кампаниясенә старт бирелде. Гомуми тәртип буенча документлар 20 июньнән 25 июльгә кадәр кабул ителсә дә, Бердәм дәүләт им...

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 20 июньнән кабул итү кампаниясенә старт бирелде. Гомуми тәртип буенча документлар 20 июньнән 25 июльгә кадәр кабул ителсә дә, Бердәм дәүләт имтихан нәтиҗәләреннән тыш өстәмә сынау узучылар өчен документ тапшыру вакыты 15 июль белән чикләнгән. Быелгы уку елына кабул итү үзенчәлекләре һәм киләсе елда көтеләчәк үзгәрешләр хакында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белән сөйләштек.
"Җәй айлары– безнең өчен аеруча җаваплы һәм киеренке чор. Узган атнада институтны тәмамлап чыгучыларга дипломнар тапшырдык. Институтны барлыгы 810 бала тәмамлады, аларың 629 ы бакалавриат программасы буенча укыды, 181 бала магистратураны тәмамлады. Әлеге яшь белгечләрнең өчтән бере кызыл диплом алды. Бу инде безнең мәгариф оешмаларына шактый югары дәрәҗәдәге белгечләр киләчәк дигәнне аңлата.
Быел федераль бюджет буенча безнең институтка барлыгы 465 бюджет урыны бирелде. Моннан тыш, 2018 елдан бирле республика заказы буенча, тагын ике һәм күптелле оешмалар өчен белгечләр әзерлибез. Быелга без 165 урынга заказ алдык. Сүз уңаеннан, республика заказы буенча көндезге бүлектә укучы студентларга ай саен 15 мең күләмендә степендия түләнәчәк. Димәк,  барлыгы 630 лап бюджет урыны бар", - дип башлады сүзен Рәдиф Рифкать улы.
Институт, нингездә, милли кадрлар әзерләүче уку йорты буларак билгеле. Биредә берничә юнәлештә эш алып барыла.  Аларның берсе - турыдан-туры татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә эшләргә тиешле белгечләрне әзерләү булса, шулай ук биредә күптелле оешмалар өчен дә белгечләр әзерләнә. Рәдиф Җамалетдинов әйтүенчә, киләчәктә алар берничә телдә эшли ала торган белгечләр булып чыгалар. 

 


"Без егерме елга якын татар теленә өстәмә белгечлек буларак инглиз теле укытучыларын әзерләдек. Быел беренче тапкыр татар теле укытучысы белгечлегенә укырга керүчеләр ике төрле диплом алып чыгачак. Икенче диплом – рус теле укытучысы. Бүген Казаннан һәм районнардан рус теле укытучылары җитми дигән мөрәҗәгатьләр күп. Шушыны исәпкә алып, «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программа ачтык. Бу программа буенча без 25 бюджет урынына укучылар кабул итәчәкбез.
Соңгы ике елда күптелле оешмалар өчен дә укытучылар әзерли башладык. Әйтик, математика һәм чит тел, информатитка һәм чит тел, тарих һәм чит тел. Шулай ук быелдан музыка һәм чит тел, рәсем һәм чит тел, башлангыч сыйныфлар һәм чит тел кебек программалар да башлана. Киләчәктә мәктәпкә килгән яшь белгечләребез предметларны өч телдә - татар, рус һәм инглиз телендә укыта алачак. Моннан тыш, аларның инглиз телен укыту хокукы да була. Мондый эшнең алып барылуы республикабыз мәгарифен үстерүгә зур этәргеч бирәчәк," - ди Рәдиф Җамалетдинов.
Быел яшьләр арасында гаять популяр яңа белгечлек - реклама һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр профиле буенча да документлар кабул итә башлаганнар. Инде менә өченче ел рәттән филология һәм журналистика белгечлегенә дә укучылар җыялар. Бу нисбәттән бүгенге көндә республиканың Татмедиа агентлыгы белән берлектә тыгыз эшчәнлек алып барыла Яңа уку елында татар филологиясе һәм журналистикасы белгечлегенә 25 бюджет урыны каралган. 
"Быелгы кабул итү кампаниясе буенча татар теле һәм әдәбияты юнәлешендәге программаларга бер урынга 3 кеше дәгъва итә. Бу инде яшьләр арасында кызыксыну булуны күрсәтә. Бүген белем алу гына түгел, укып бетергәч эшкә урнашу да бик мөһим. Без Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм башка оешмалар белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез һәм әлеге юнәлештә укуларын тәмамлаган яшь белгечләр һичшиксез эш урыннары белән тәэмин ителәчәк дип ышандырырга мөмкин", - дип сөйләде Рәдиф Рифкать улы.

Фәния ЛОТФУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ