Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театрында Тинчурин турында спектакль

18–19 декабрь көннәрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Хыялга бер адым» бер сәфәр тарихы премьерасы тәкъдим ителәчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә фикер алыштылар.

 – Театрыбыз Кәрим Тинчурин исемен йөртә икән, бездә аның турында спектакль репертуарда булырга тиеш. Яңа спектакль туган бала кебек: аны бик теләп көтәбез. Һәр  әсәр белән яңа тамашачы, яңа эмоцияләр һәм яңа фикерләр дә килә, – дип билгеләп үтте К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

«Хыялга бер адым» пьесасын прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиуллин тарафыннан Кәрим Тинчуринның хатыны, «Сәйяр» труппасы актрисасы Заһидә Тинчурина истәлекләренә нигезләнеп, Тинчурин театры өчен махсус иҗат ителгән. Актриса истәлекләрен Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла туплап, «Җимерелгән бәхет» әсәрендә тасвирлаган.

Театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов фикеренчә, куелышның үзенчәлеге түбәндәгедә:

 – Постановка татар театрының чишмә башын тасвирлый. Моны Тинчурин актерлары Кәрим Тинчурин исемен йөрткән театр сәхнәсендә күрсәтә. Спектакльнең үзенчәлеге дә шунда, – диде ул.

Фото: театр матбугаты хезмәте
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Котлыйбыз!

Хөрмәтле хезмәттәшебез Расиха Габделбәр кызы! Сезне ихлас күңелдән олуг юбилеегыз белән котлыйбыз!

Котлыйбыз!

Сез – гади журналист кына түгел, фотожурналист, сүз остасы, актер, рәссам, оста оештыручы. Мәктәп елларында олы сәхнәләрдә ясаган чыгышларыгызны, спектакльләрдә уйнаган рольләрегезне якташларыгыз әле дә булса хәтерли. Ул студент елларында һәр кызыклы чараның үзәгендә Сез булыр идегез. Актерлык юлыннан киткән булсагыз, халкыбызның танылган артисты булыр идегез, мөгаен. Әмма Сез  бөтенесен дә колачлаган журналист һөнәрен сайлаган һәм бөтен җаныгызны шуңа багышлаган шәхес. Студент чагында гади хәбәрче булсагыз, хәзер район, шәһәр, республиканың бай тарихлы басмаларында эшләп танылу алган, соңгы елларда «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф» журналларында җаваплы вазифалар башкарган һәм төрле темаларга язучы, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре исеменә ия каләм остасы. Татарстан журналистлары һәм Рәссамнар берлеге әгъзасы буларак, бәйгеләрдә, күргәзмәләрдә үз осталыгыгызны  күрсәтә белүегез, халкыбызның бай мирасын баетуга үз өлешегезне кертүегез – зур фидакярлек үрнәге. Татлы җимешләрегез – кызларыгыз да, Сезнең эздән китеп, милли мәдәниятебезне, сәнгатебезне дөньяга танытуда, мәдәниятебезне үстерүдә үз өлешләрен кертә. Әни буларак та, Сез – Ана исемен горур йөртерлек, балаларга дөрес тәрбия биргән  күркәм әни.

Шушы истәлекле гомер бәйрәмегездә теләкләрнең ниндиен генә теләсәк тә, рәхмәт сүзләребезнең ниндиен генә әйтсәк тә аз булыр кебек. Алдагы көннәрегездә дә сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы, иман байлыгы белән, балалар һәм оныклар бәхетенә сөенеп, үткән тормышка карап, шатланып, иҗат дәртен һич тә сүндермичә, гомер юлыгызны бөтен гаилә булып дәвам итегез. Картаюны һич тә сизмичә, шулай көчле рухлы, ярдәмчел, изге күңелле булып калыгыз.

Сезне хөрмәт итеп «Мәгариф», Гаилә һәм мәктәп» журналлары коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ