Логотип Магариф уку
Цитата:

Уемчы

Бу остаханәгә ялгышып кына барып кергән кеше дә аның хуҗасының кемлеген шунда ук аңлап алачак.   Өстәл өстендә бу кадәр йомычка, тәрәзә төпләрендә, киштәләрдә   агачтан уеп ясаган...

Бу остаханәгә ялгышып кына барып кергән кеше дә аның хуҗасының кемлеген шунда ук аңлап алачак.   Өстәл өстендә бу кадәр йомычка, тәрәзә төпләрендә, киштәләрдә   агачтан уеп ясаган бихисап сыннар  бары тик уемчыда гына була ала. Агач исе сеңгән остаханә үзе үк кире  каккысыз бер дәлил  моңа.  Дөрес, нәкъ менә шушы урында  кем кулына эләгүе мөһим шул әле ул агачның,  дип бер искәрмә ясау урынлы булыр. Юкса  шул бер үк агачтан   Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, уемчы Андрей Кудряшов  кебек сыннар да, көнкүрештә куллану өчен агач кашык ясарга да, шул ук вакытта аны-моны уйламыйча, утын итеп ягып өй җылытырга, учакка казан асып чәй кайнатырга да мөмкин бит...
Таныш чалымнар
Шунысы хак: Андрейның ул сыннары эргәсендә   син үзеңне һич шөбһәсез күптәнге танышларың арасында кебек хис  итәсең. Чөнки барысы да таныш образлар:   алъяпкычларын буып бәйләп, иртәнге сәгать белән капка төбен себереп йөрүче бабай да; ишек төбенә чыгып утырып,  кояш җылысына изрәп үз җаена гына оекбаш бәйләүче әбекәй дә;   самавыр  янында чәй эчеп утыручы аксакал да –  һәммәсе  якын.    Автор һәр детальне җентекләп уйлый:  бабаңның  кулында чәйгә манчып-манчып  эчәсе шакмаклы шикәренә кадәр бар... Бер сүз белән әйткәндә,  булдыра бит уемчы. Хәер, аның ул мут елмаючы бабайлары да төшеп калганнардан түгел,  элегрәк «Без булдырабыз!» дип язылган әләм тотканнары да очрый торган иде әле аларның. Агачтан уелган ул бабайлар кемнәрдә генә юктыр. Һич уйламаганда,  урамда очраган таныш-белеш тә кайчак авторга  күңелле хәбәрләр җиткергәли:    «Кара әле,   синең бер яулыклы әбиең  Спиваковта да бар икән. «Пока все дома» тапшыруында күрдем. Кухнясында тора!..» «Кордаш,   бабайларыңны  Мәскәүдә күреп кайттым. Каян табып бетерәсең син аларны?..»
Моңа җавабы күптән әзер А.Кудряшевның: «Татарстанда аларны эзлисе дә юк. Барысы да янәшәдә – күчер дә куй. Кечкенәдән урамда, ишегалдында  күреп-белеп үскән әби-бабайларым. Күңелемә сеңгән образлар... Аңлашыла инде: ул менә болай булырга тиеш дигән әйбер юк монда, һәр рәссам үзенчә иҗат итә. Мин Толстой йә булмаса Фазыл Искәндәр була алмаган кебек инде. Һәр бабамның үз йөзе, үз кыяфәте». Ягъни тәсбих «тартып» мәчет ягына атлаучы аксакал  да,  кичке эңгер-меңгердә  капка төбендәге эскәмиягә чыгып,    гармун тартучысы  да күктән төшмәгән. Карап-карап торасың да  үзалдыңа, кирәк бит елмаюны шуның кадәр дә оста итеп ирен читенә «элеп» куярга, дип сокланасың.
«Палыч»ның исеме үк – пароль кебек   
«Мин бит үзем дә гап-гади эшче гаиләсеннән.  Безнең әти-әни  гомер буе заводта эшләде. Алар –без барысына да риза, шөкер, өстәлдә ипи-сөт бар, сугыш кына булмасын дип яшәгән буын. Безне тегендә укы, монда укы дип үгетләүче  дә булмады.  2 нче сәнгать мәктәбенә дә  урамдагы малайлардан күрмәкче генә бардым», –  дип, бала чагын искә ала оста.

Шуңа да карамастан эленке-салынкы йөрү, ордым-бәрдем эшләү дигән нәрсә юк аңарда. Күрәсең, өйдәге эшләр   баштанаяк  алар өстендә булгангадыр,  бар нәрсәне җиренә җиткереп башкаруны кечкенәдән  каннарына сеңдергән  булган   әниләре. Сәнгать мәктәбендә исә үзенә бер яңа – төсләргә бай дөнья ача, тырышып, бер дәрес калдырмыйча укый малай.   «Хәер, андый хилафлык бер тапкыр булды булуын,  чатнама кышкы суык көннәрнең берендә 5 нче троллейбус эшне бозып куйды.   Көтә-көтә тәмам көтек булып,  суыктан дерелди үк башлагач, кире өйгә борылдым. Өскә-башка кияргә ни бар инде ул чагында: башта – малахай бүрек тә, аякта –  прощай...» – дип искә ала Андрей Андреевич бала чагын.
Мәктәпне тәмамлауга, озак уйлап тормый гына, 16 нчы училищеда уемчы һөнәрен үзләштерә егет.  Бәхетләре –  Архангельск каласыннан  килгән профессиональ уемчы Алексей Павлович Свинцов   кул астына эләгә алар. 
«Укырга кергәнче үк тә, «Палыч» дигән сүз үзе ниндидер пароль сыман яңгырый иде безгә. Мин үзем  училищены    «5»ле билгеләренә генә тәмамладым. Казанның бөтен уемчылары да аның мәктәбен узды дип икеләнмичә әйтә алам.  Аның күп кенә шәкертләре мәдәният институтында да укытты,  архитекторлар булып та китте», – дип, остазын зур ихтирам белән искә ала рәссам.   
Бүген инде аның остаханәсендә дә өйрәнчек булып килүчеләрне очратырга була. Арада  иҗади эшләп киткән шәкертләре дә  юк түгел. Кулы белән төймә генә төйми, диләр Андрей кебекләргә. Хәер, кирәк икән анысын да булдыра.  Төрлесен эшләргә туры килгән аңа – рестораннар, кафелар  бизәгән чаклары  да була. «Кырлай» паркында да, Елга вокзалында да аның кулы тигән урыннарны күреп беләбез. Тик менә вакыт-вакыт кул, күңел җылысын биреп, агачны уеп эшләгән   әйберләрнең юкка чыгуын,  аларның урынын   җансыз «евро»   алыштыра баруын гына авыр кичерә оста. Әнә шул җылылыгы  өчен уемчы һөнәрен сайлаган бит инде ул.
Корал эшләсен – ир макталсын
Шулай да кайсы агачка өстенлек бирә соң оста, дисездер инде. Аның өчен эшкә ярамаслык, начар агач юк. Яхшы эш коралы булганда, бөтен агач белән дә эшләп була, дигән фикердә ул.   Кулыңа алма, груша агачы эләгәме яки каен, имәнме – барысы да эшкә ярый. Бары тик ясыйсы әйбереңне тәгаенлисең дә агачның кирәкмәгән өлешләрен юнып аласың. Нәкъ Микеланджело Буонарроти әйткәнчә инде: «Мин ташны алам  һәм бөтен артык җирен китеп төшерәм», – дигән бит ул. Андрейның остаханәсендә  эрбет, мәңге яшел самшит агачын да күрергә була.  Арада остага бүләк итеп бирелгән таш кебек катылары да,   Африканың көньягында үсә торган «канлы» дип аталучы  экзотик агач түмәрләре  дә бар. Һәркайсы үз сәгатен, оста кулы орынуын  көтә.  Йомшак, сыгылмалы, үзеннән-үзе җылы агач булганга күрә, юкәгә өстенлек бирүе дә аңлашыла.  Ни генә булмасын,    эшкә яраклы агачны  бер ел, ел ярым киптерү шарт. Материалга кытлык юк: әле   давыл аудара, әле   машина бәрдереп китә аның өлешенә тиясе  агачларны.    Шуңа да карамастан   калынрак итеп уеп алынган чыраның да әрәм буласы юк монда, ниндидер  образ борынлавын чамаласа коя да  куя оста.
Эш барышы
Эш барышында  үткен  эш кораллары  кирәк булуы бәхәссез. Шуның өчен дә кече яшьтәгеләргә останың эшләгәнен карап тору белән канәгатьләнергә киңәш итик.
Эш өчен кечкенә генә юкә агачы кисәге алабыз. Юкә– йомшак агач, Россиядә элек-электән савыт-сабаны шуннан  ясаганнар. Оста  үз темасын дәвам итеп,  кечкенә генә татар бабае ясап күрсәтәчәк. Агачны кулга алгач,  булачак сынның  башын, җилкәләрен, аякларын, кулларын карандаш белән ясап чыгабыз. Монда күләмне, пропорцияләрне тоеп эшләү кирәк, чөнки агач пластилин түгел, аны  кисәсең икән,  кире ябыштырып куеп булмый. Шуның өчен дә эшне контрольдә тоту шарт. Үткен корал белән сак эшләү, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү таләп ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ