Логотип Магариф уку
Цитата:

«Укытучым минем» – Гөлнара апа!

Яшьләрнең мондый теләгенә кем каршы төшәр икән?

«Укытучым  минем» республика конкурсының  Гран-при  бүләге иясе Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Азалия Мифтахова авызыннан «Киләчәктә журналист булырга телим, шуңа әзерләнәм» дигәч уйга калдым. Газета-журналлар татар телен камил белгән алмаш кадрларга кытлык кичергән бер чорда, кыз баланың мондый омтылышына шатлансам да, мөгаллимә апасы һәм әнисе кебек  педагог булырга теләмәвенә борчылып куйдым. Авыл мәктәпләре дә яңа буын укытучыларга мохтаҗлык кичерә, Азалия шушы бушлыкны тутыра алыр иде бит югыйсә. Ләкин ул булачак һөнәрен, барыр юлын билгеләп куйган шул.  Максатына бер адым ясап, район һәм республика балалар газеталарында каләмен чарларга керешкән. «Кешеләр белән аралашырга, кызыклы яңалыкларны социаль челтәрләр аша башкаларга ирештерергә яратам», – ди ул. Мәктәпне тәмамлагач, Казан университетында укуын дәвам итәргә ниятли.


Яшьләрнең мондый теләгенә кем каршы төшәр икән? Азалиянең журналистларга хас күп кенә матур сыйфатларга ия булуы, «Укытучым минем» конкурсы уңаеннан «Татар-информ» оештырган матбугат конференциясендә  аның сөйләшүеннән үк сизелеп тора иде.  Мондый җор телле, төпле фикерле кызның укытучысы  Гөлнара Һадиеваның  чын остаз булуына һич шик юк. Конкурс шартлары буенча бәйгедә катнашучы күңеленә якын булган укытучының берсе турында эссе язарга, видеоматериал төшереп, жюри хөкеменә  тапшырырга тиеш булган ул. 

 


– Моны эшләү миңа җиңел бирелде, боларның һәммәсе дә  минем күңелгә якын эшләр, әмма аның нәтиҗәсен көтеп алу гына бик авыр булды, 2–3 ай вакыт шулкадәр озын кебек тоелды. Җиңүчеләр арасына керергә бик теләсәм дә, иң зур бүләккә лаек булырмын дип, һич тә уйламаган идем. Шатлыгымны да иң элек укытучы апам һәм әнием белән уртаклаштым,– ди Азалия. 

 

 Шатланмаслык та түгел шул, конкурста Татарстан районнары, Чувашия, Башкортстан, Пенза, Түбән Новгород өлкәләре мәктәпләрендә белем алучы 68 укучы үз эшләре белән катнашкан. Алар арасыннан дипломга лаек булучылары да бармак белән санарлык. Укучының төрле бәйгеләрдәге, фәнни-гамәли конференцияләрендәге уңышында укытучы-остазларның өлеше әйтеп бетергесез. Азалия дә моның шулай икәнен яшерми, конкурска юллаган эссесында ул болай дип яза: «Гөлнара Әхмәтовна – татар теле һәм әдәбияты буенча район, республика, Халыкара олимпиадаларында бездән җиңүчеләр, призёрлар әзерләгән остазыбыз. Укучылары өчен төннәрен йокламыйча, төрле мәгълүматлар эзләп, безгә хәер-фатихаларын ирештереп тора. Аның туган телдә дәресләрне ничек матур, аңлаешлы итеп алып баруын күрсәгез, таң калырлык! Укучыларын ана телләрен онытмаска, һәрдаим татарча сөйләшергә өйрәтә. Миңа «Илһам», «Серле каләм» бәйгеләрендә катнашырга, журналистика дөньясына кереп китәргә этәргән, үзалдыма куйган максатыма ирешергә өйрәткән укытучым да ул».


Укытучылар һәм остазлар елында Гөлнара Әхмәт кызы кебек үз адресына укучыларыннан шундый матур сүзләр ишетүче мөгаллимнәр күп булгандыр, дип ышанасы килә. Аларның һәммәсе моңа лаек, Азалия Мифтахова кебек укучылар «Укытучым минем» конкурсында иҗади эшләре белән  катнашмаса, без аны белмәгән дә булыр идек. Конкурска килгән эшләр арасында төрле предметлардан укытучы мөгаллимнәр турында язылган   эсселар бар.


– Бу конкурс балаларда укытучы-остазына карата кызыксынуны арттыру, аларны иҗатка, онлайн энциклопедия белән эшләргә җәлеп итү нияте белән  үткәрелде, – диде Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, академик Искәндәр Гаяз улы Гыйләҗев журналистлар белән очрашуда. 

Бәйгене алга таба да үткәрү кирәклеге ассызыклап билгеләп үтелде. «Укытучының абруен күтәрү ягыннан караганда да, укучыга  киләчәктә һөнәри юнәлеш биргәндә дә, мондый конкурсларның әһәмияте бик зур. Бу хезмәттәшлекнең беренче адымнары гына, аны һичшиксез дәвам итәргә кирәк»,– диде  Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе  башлыгы Илгиз Илдар улы Халиков. 


Алга таба бу бәйгенең географиясе дә киңәер, рус һәм татарчадан тыш, чуваш телендә язылган эшләр дә кабул ителер, дигән фикер яңгырады.  Очрашу азагында Гран-при иясе Азалия Мифтахова һәм остазы Гөлнара Һадиевага бәйгене оештыручылар тарафыннан – затлы китаплар тапшырды.  

Материал, фото: Альберт САБИР 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ