Логотип Магариф уку
Цитата:

Урман – республика байлыгы

Шулай ук узган елда республикада 1,7 мең гектар мәйданда саклагыч урман утыртмалары булдырылып, 172 гектар мәйданда «компенсацияле» урман торгызу һәм урман үстерү эшләре башкарылган.

Татарстанда узган ел «Экология» илкүләм проекты уңышлы эшләде. «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча  «ТРда урманнарны саклау» төбәк проекты уңаеннан 3,6 мең га мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча эшләр башкарылган. 

Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм юкка чыккан урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте дигән күрсәткеч 163,5% тәшкил итә,   диде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ел йомгакларына багышланган утырышта. 

Шулай ук узган елда республикада 1,7 мең гектар мәйданда саклагыч урман утыртмалары булдырылып, 172 гектар мәйданда «компенсацияле» урман торгызу һәм урман үстерү эшләре башкарылган. Шулай итеп, республикада урманнарны торгызу һәм үстерү буенча башкарылган эшләрнең гомуми мәйданы 5,5 мең гектар тәшкил итә.

Шунысын да искәртеп узыйк: Татарстанда базислы 51 урман питомнигы бар, анда ел саен 30 миллионнан артык үсенте җитештерелә, шулардан 12 миллион данәсе Татарстанның Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерелә. Бу үзәк 2012 елда файдалануга тапшырылган иде. Һәм ул республиканың аерым горурлыгы булып тора. Европада автоматлаштырылган иң зур питомник, анда ябык тамыр системасы булган утырту материалы җитештерелә. Үзәк 11 гектардан артык мәйданда урнашкан, анда 4 теплица, 13 үстерү кыры, үсентеләрне суыту һәм саклау корпусы һәм башка объектлар бар.

Урман культурасы сезоны вакытында башка чаралар да үткәрелгән. Мәсәлән, урман белгечләре тарафыннан 13,3 мең га мәйданда – урман культураларын агротехник карау, 4 мең га мәйданда – урман культураларын тулыландыру, 2024 елда 1,4 мең га мәйданда урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре башкарылган, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.

Материал, фото: Мөршидә Кыямова
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ