Хәтерсезлек хәтерлеге
Укымыйлар, ятламыйлар, физик күнегүләр ясамыйлар... Аянычлы факт: замана балаларының 70 проценты бүген истә калдырырга кирәкми дигән фикергә таянып яши. Ә бу хаталы фикер балаларны хәтерсезлек дигән проблемага китерергә мөмкин. Күп балалар, телне өйрәнә алмыйм, дип хәтер начар булуга сылтыйлар. Яшь буында хәтерсезлек проблемасы ишәя бару һәм аны булдырмау турында В. М. Бехтеров исемендәге РКПХ югары категорияле клиник психологы Людмила Михаил кызы Невоструева фикерләрен тыңладык.
ХӘТЕР НИ ӨЧЕН НАЧАРАЯ?
Хәтерсезлек, таркаулык, игътибарсызлык кебек сыйфатлар яшьләргә дә килеп кагылды. Юкса яшь организмда мондый проблемалар туарга тиеш тә түгел кебек. Шулай да хәтеребез аксый. Бу хәлгә бала үз-үзен җиткерәме, әллә башка факторлар да тәэсир итәме? Ничек балага ярдәм итәргә? Людмила Михайловнаның аңлатуынча, хәзерге балалар, студентлар гипертониядән интегә. Аз хәрәкәтләнү аркасында, баш миенә кан килми, ул тиешле туклану алмый. Балалар физик күнегүләр ясамый, күп вакытын утырып үткәрә. Баш миенең нормаль эшләве күп очракта бөтен организмның җайга салынып эшләнүенә бәйле.
Күп кенә органнарның үз функцияләрен тиешенчә үтәмәве игътибар туплау, хәтергә тискәре тәэсир итә ала. Гормональ фонның да хәтергә йогынтысы бар. Мәсәлән, тестостерон, вазопрессин, пролактин, эстроген кыска вакытлы хәтерне озак вакытлыга үзгәртергә ярдәм итә. Ә окситоцин – ярату гормоны булмау истә калдыру процессын киметә.
Белгеч кайсы авыруларның хәтерсезлеккә этәргеч ясавын да санап үтте. Әйтик, ангиопатия – шикәр диабеты фонында үсүче патология хәтерне начарайта. Сәбәбе: кан тамырлары стеналары калыная, вак кан тамырлары ябыла һәм эшләүдән туктый. Шуның нәтиҗәсе буларак, барлык органнарда да кан әйләнеше бозыла һәм баш мие дә зыян күрә. Калкансыман биз гормоны җитмәү – гипотиреоз да, йод җитештерү азайганга күрә, хәтергә тискәре тәэсир итә. Ата-аналар: «Бала агрессив, начар укый, бернәрсә дә хәтерли алмый», – дигән борчу белән психотерапевт янына килә. Ләкин башта эндокринологка барып тикшеренергә, аннан соң гына психотерапевтка барырга кирәк. Эндокрин системасы бозылган булса, психотерапевт кына ярдәм итә алмый. Умырткалыкның кәкрәеп, кимерчәкләре юкару аркасында кан тамырлары кысыла, шунлыктан баш мие кислород һәм туклыклы матдәләр җитмәүдән интегә. Бөер авырулары вакытында исә вербаль хәтер – сөйләмне кабул итү хәтере начарлана.
БАЛА-ЧАГАДА ДЕПРЕССИЯ БУЛАМЫ?
Бүген депрессия дигән замана авыруы балалар сәламәтлегенә дә үтеп керә башлады. Дөньяның алсу төсләрен генә күреп яшәргә тиешле беркатлы балага ник бәйләнә соң бу зәхмәтле чир? Людмила Михайловна бу проблеманы балаларның яшәү рәвешенә, үсешенә бәйләп карый. «Элек балаларда депрессия юк дип әйтәләр иде. Хәзер депрессиянең җәмгыять тарафыннан кире кагылган, тәртипсез (девиантное поведение) яшүсмерләрдә барлыкка килүе ачыкланды, ди белгеч. Андый бала дисциплинаны боза, әти-әнисе белән тупас сөйләшә. Ата-аналары андый баланы төрле юллар белән җәзалыйлар. Болар барысы да аңарда депрессия башлануга, хәле начараюга китерә. «Минем мәктәпкә барасым килми, уку кызык түгел». Менә бу сүзләр баладагы депрессия билгеләре барлыгын аңлата. Миңа ата-анадан бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итүчеләр арта. Депрессия вакытында, әлбәттә, игътибар һәм хәтер кими», – диде Людмила Михайловна, авыруның җитди икәнлеген кисәтеп.
«БИШ»ЛЕ БЕЛӘН ШАЯРЫРГА ЯРАМЫЙ
Бүгенге заманда мәгълүматның чамадан тыш күп булуы балаларда, яшүсмерләрдә хәтерне начарайтучы төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Белгеч әйтүенчә, мәктәптәге укыту программаларының күп һәм катлаулы булуы яхшы нәтиҗәләр бирә, дигән фикер – зур ялгышлык. Ул әлеге сүзләренә дәлилләр китерде: «Ата-аналар балаларыннан яхшы билгеләр генә таләп итә. Ни өчендер, һәр ата-ана, безнең бала отличник булырга тиеш, дип саный. Хәтта аның укуга хирыслыгы булмаса да, бу баланы көчләп укытабыз, таләп итәбез. Репетиторлар белән җәфалыйбыз. Билгеле, балада укырга сәләт, физик акыл мөмкинлекләре нормада булса, ул зур информация агымын тиз үзләштерәчәк. Ә башкалар өчен ул күпме генә тырышсалар да, «ун литрлы чиләккә ун литр су гына керә» шикелле килеп чыга. Бүгенге мәктәпнең укыту программалары балаларның физиологик мөмкинлекләрен исәптә тотмый».
Людмила Михайловна, күп еллар мәктәп психологы булып эшләгән белгеч буларак, мәгълүмат йөгенең балага тискәре тәэсирен тирәнрәк ачып, менә нәрсәләр сөйләде: «Элек беренче сыйныфта укучы бала хәреф танымаса, аңа зарар юк, өйрәнерсең дип йомшак кына әйтәләр иде. Хәзер аның өстендә торып, яхшы укучыга әйләндерергә тырышалар. Без балаларны уен күнекмәләреннән мәхрүм итәбез. Юкса алар да бит зиһенне үстерә. Без үсеш өчен ниндидер түгәрәкләргә йөри башлыйбыз, балалар бер-берсе белән аралашмый, эмоциональ интеллект юк, ниндидер салкынлык, конкуренция... Бала мәктәпкә яу кырына барган кебек куркып барырга тиеш түгел. Мәктәп психологы булып эшләгән елларымда хәтерлим әле, тиз генә укырга-язарга өйрәнә алмаган бала бер заман яхшы укучы балага караганда шәбрәк нәтиҗәләргә ирешә иде. Аның өчен балада мотивация тудырырга кирәк. Бертуктаусыз көчле мәгълүмат агымы тәэсир иткәндә, баланың баш мие эшләүдән туктап кала. Балаларга ял итәргә рөхсәт итегез. Балалар күп вакытын теләсә-теләмәсә дә өстәл, музыкаль инструментлар артында утырырга мәҗбүр.Чөнки шулай кушалар. Ә физик хәрәкәтләрнең әһәмиятен оныталар»,– дип борчыла белгеч.Бүген хәл бетеп китсә яисә кәеф начарланса, белсәк тә, белмәсәк тә дару артыннан даруханәгә йөгерәбез. Балаларның баш мие эшчәнлеге яхшырсын диеп, организмын төрле дарулар белән тутырабыз. Чөнки Интернет челтәрләрендә кайсы очракта нинди дару эчәргә кирәклеге турында информация тулып ята. Шуңа без белгечтән «Хәтерне нинди витаминнар ярдәмендә яхшырта алабыз?» дигән сорау урынына, иң элек, «Ата-аналар табиб киңәшенә еш мөрәҗәгать итәме?» – дигән сорауны бирдек.
– Кызганычка, ата-аналар бу проблемага җитди карамыйлар, табибка барып тикшеренү узарга теләмиләр. Баланың хәтере дә, физик яктан мөмкинлекләре дә артсын өчен нинди витаминнар җитмәвен кан анализы аша ачыкларга кирәк. Бәлки аңа гади генә матдә, әйтик, литий җитмидер? Балаларга күп бурычлар йөкләү хәтер мөмкинлекләренең начарлануына, игътибарсызлыкка, нервысы бозылуга китерә. Баш миенең нормаль эшләве өчен В төркеме витаминнары запасын даими тулыландырып торырга кирәк. Бу матдәләр күзәнәкләрне картаюдан саклый, үзәк нерв системасының нормаль эшләвен тәэмин итә.
ТЕЛЕФОННЫ КОЧАКЛАП ЙОКЛАСАҢ...
Элек иртән торуга кеше, радиосын кабызып, физик күнегүләр ясый иде. Бүген иртән торгач, кулга телефон килеп кергәнен сизми дә каласың. Гаджетларны күп куллануның балалар хәтеренә йогынтысы ни дәрәҗәдә? Людмила Михайловна белән иң мөһим проблемаларның берсенә тукталдык.
– Минем Франциядә бер дус хатын яши. Аның сүзләренә караганда, цифрлы акыл зәгыйфьлеге барлыкка килмәсен өчен, элиталы мәктәпләрдә балаларны бәйләргә, әвәләргә өйрәтәләр. Укыган вакытта гаджетларны кулланмыйлар, язалар, укыйлар... Ә бездә нишлиләр? Кулъязманы компьютер, китапны телефон алмаштыра, хәреф хаталарын программалар ярдәмендә төзәтәбез. Нигә уйларга, фикерләргә, күзалларга? Хәзерге балалар хәтта мультфильм геройларын, аларның исемнәрен дә истә калдыра алмый. Норма буенча, балаларга бүген өч сәгатьтән артык телефон кулланырга ярамый. Күп функциялелек хәтергә зыян гына китерә. Гади инглиз сүзләрен өйрәнә алмыйлар. Вакытында ял итә башласак, йокларга ятсак, бер атнадан соң безнең хәтер дә яхшырачак, нерв системасы да тынычланачак. Фастфудларның күләмен азайтырга кирәк. Без зарарлы ризыклар, төрле тәм-томнар белән сыйлап, баланы бәхетле итәбез дип уйлыйбыз. Шикәр – шатлык гармоны. Әмма аны ачы шоколадка алыштырырга була бит. Әйдәгез, балалар белән табигатькә чыгарга өйрәник. Уйлап карагыз, кайбер балалар яфраклы агачны ылыслы агачлардан аера, диварда эленеп торган сәгатькә карап вакытны әйтә алмый. Чөнки аңа электрон сәгать кенә таныш.
ХУШБУЙ ХӘТЕРНЕ ЯХШЫРТАМЫ?
Стресс, эмоциональ ару кебек тискәре халәткә күнегеп барабыз бугай. Сизәсезме, олылар гына түгел, балалар да бүген стресс «тоткынлы[1]гына» эләкте. Бу халәттән баланы ничек чыгарырга? Әңгәмәдәшем, бу сорауга, көндә үзенә проблемалар белән мөрәҗәгать итүчеләргә җавап биреп күнеккәнгәме, сүзен тиз тотты. Людмила Михайловна фикеренчә, әти-әниләр бүген балаларын урамга, һавага чыгарырга курка. Мәкерле кешеләр кулына эләгүдән саклыйлар, янәсе. Чыгар баланы урамга. Комлыкта уйнасын, велосипедта йөрсен, чаңгы шусын. Болар бит үзе психотерапия ролен үти. Урамнан өйгә бәхетле бала йөгереп керсә, өйдә киеренкелек тә булмаячак. Куркып яшәгән бала истә калдыруга сәләтен югалтачак. Хәтер күнегүләрен без еш кына көнкүрештә дә ала алабыз.
Мисал өчен, хушбуйларның исен танырга өйрәнү хәтергә уңай йогынты ясый икән. Әле генә мичтән чыккан бәлешнең тәмле исе борынны кытыклап керәме? Шулай ризык исен аера белү дә хәтергә тәэсир итә. Психологның тагы бер фикере минем өчен яңалык тоелды: әти-әниләр балаларны асфальтта, җирдә ялантәпи йөртергә курка. Пыяла калдыклары, башка куркыныч әйберләр аягын җәрәхәтләр дип борчыла. Ә бит аяк табаны астында хәтер рецепторлары күп икән. Моннан тыш, ялантәпи йөрү иммунитетны да ныгыта.
Психологның: «Хәтерен яхшыртам дип, балага бер үк текстны утыз тапкыр күчерттерергә кирәкми. Газаплау, ачулану, киресенчә, тискәре нәтиҗә бирә. Баш мие эшен яхшырта торган махсус күнегүләр бар бит. Озакка сузылган стресс вакытында бала мәгълүматны бөтенләй истә калдыра алмый», – дигән сүзләре ата-аналарны, бәлки, уйланырга мәҗбүр итәр.
Фото Людмила Невоструеваның шәхси архивыннан
Комментарийлар