Логотип Магариф уку
Цитата:

Әниләр көненә шигъри сәламем

 Исәнмесез! Сезгә сәламәтлек, тынычлык, озын гомер, эшегездә уңышлар теләп, Балтач районы Яңгул авылыннан Ленина Камил кызы Шәфигуллина яза.Мин Советлар Союзы Герое Г.Г.Гарифуллин исемендәге Яңгу...

 
Исәнмесез! Сезгә сәламәтлек, тынычлык, озын гомер, эшегездә уңышлар теләп, Балтач районы Яңгул авылыннан Ленина Камил кызы Шәфигуллина яза.
Мин Советлар Союзы Герое Г.Г.Гарифуллин исемендәге Яңгул урта мәктәбе»ндә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим. Эшемне, балаларны бик яратам. Эшеңне яратып эшләүне үзе зур бәхет дип саныйм. Яраткан шөгылем дә бар. Ул – шигырьләр иҗат итү. Кайгырсам да, шатлыгым булса да, кулыма каләм алам. Шигырь язсам, җаныма рәхәт булып китә...
Бу якшәмбедә Әниләр көнен билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан, әниләргә багышлап язылган һәм тагын берничә шигыремне журнал укучыларына да тәкъдим итәргә булдым.
Әниләр көненә
Газизләрдән газиз кемнәр газиз?
Әни генә, ул бит – бердәнбер!
Балаларын үстереп җиткезгәнче,
Күпме авырлыклар күрәдер...
Үсеп җитү белән генәмени...
Әни кирәк гомер буена!
Үзебез әни, әти булгач та,
Сыенабыз ана куенына...
Җылы сүзе, төпле киңәш белән
Тик әниләр генә юата.
Баласыннан берни таләп итми,
Тик әниләр генә  ярата...
Кадерләрен белик без аларның,
Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмик.
Исән чакта барып хәлен белик,
Вакыт юк дип, эш беткәнен көтмик.
Эш бетми ул, беркайчан бетмәгән
Әни генә мәңгелеккә түгел...
Соңга калмыйк, өлгермәдем диеп,
Үкенерлек булмасын ла күңел...
Бер җылы сүз, ягымлы караш җитә –
Артык нәрсә кирәкми әниләргә?!
Исән чакта газиз әниләрне
Онытмасак иде кадерләргә...
Бүген – Әни көне, чын күңелдән
Телик әле изге теләкләр.
Тәнегез сау, җаныгыз тыныч булсын,
Шатлык белән типсен йөрәкләр!
Бәхет нәрсә?
(Өлкәннәр көне уңаеннан язылган шигырь )
Иң зур бәхет нәрсә кеше өчен?
Сәламәтлек, җаның тыныч булса;
Янәшәңдә әти-әни диеп,
Газиз балаларың өзелеп торса.
Оныкларың әби-бабай, диеп,
Кочагыңа килеп сыенса;
Сызламаса иртән аяк-куллар,
Төннәр кыска булып тоелса.
Әрнемәсә әгәр йөрәккәең,
Нигә болай булды, балам, дип,
Читкә чыгып китеп йөрәк парәң,
Картлык көндә ялгыз калам, дип.
Шулар барысы бәхет түгелмени
Аңлап яши белгән кешегә?!
Кемдер бәхетлерәк диеп уйламагыз,
Читтән генә шулай күренә...
 Өең җылы, тамагың тук булса,
Аяз булса баш өстеңдә күгең;
Янәшәңдә дус, туганнар булса,
Бәхет өчен артык кирәк түгел...
Шушы бәхетләрнең барысын телим,
Сезнең йөрәк әрнеп какмасын;
Йөзләрегез һәрчак көләч булсын,
Кайнар яшьләрегез таммасын!
Иң кирәкле, газиз затлар булып,
Бала хәсрәтләре күрмичә;
Яшәгез Сез, бар булыгыз әле,
Картаюны  бар дип белмичә!
Әгәр минем тылсым көчем булса...
Эх, әгәр минем тылсым көчем булса,
Ярдәм итәр идем барысына...
Әнисезгә әни бирер идем,
Алсын иде җылы кочагына...
Өйсезләрне өйле итәр идем,
Саулык бирер идем хасталарга;
Көйсезләрне көйле итәр идем,
Урын калмас иде шау-шуларга...
Әдәпсезгә әдәп бирер идем,
Акылсызга бирер идем акыл;
Ата-ана хакын онытканга
Мин күрсәтер идем туры хак юл...
Кара көнчелекне, мәнсезлекне
Җир йөзеннән себереп түгәр идем,
Ни сөйләвен үзе ишетмәгәнне
Уйлап сөйләүчегә көйләр идем...
Туктатыр идем ызгыш-талашларны,
Тату яшәр иде туганнар...
Бүлешмәсләр иде төп нигезне
Бер карында яткан бертуганнар.
Бетерер идем җирдә сугышларны,
Килештерер идем бар илләрне.
Тыныч булыр иде дөньялары,
Аяз булыр иде күк йөзләре...
Эх, әгәр шушыларны эшли алсам,
Тормышлар да башка булыр иде...
Җирдә барысы  да әйбәт булып,
Күңел шатлык белән тулыр иде...
Хыялланып, күпме теләсәм дә,
Юк шул минем шундый тылсым көчем.
Бер аңларлар, үзгәрерләр диеп,
Һаман яхшылыкка өметләнеп,
Хыялланып, яшәп яткан көнем...
Тормыш – мизгел генә...
Тормыш – мизгел...
Тик бер мизгел генә...
Кадерләрен аның белмибез.
Үпкәлибез юкка бер-беребезгә,
Кирәкмәгән сүзләр сөйлибез...
Мәңгелеккә килгән кебек җиргә,
Кыланабыз... белми чаманы...
Дөнья куабыз без, мал җыябыз,
Тазалыгың бетсә, бер көн килеп,
Алар сиңа кирәк каламы?!
Куанырга кирәк һәр мизгелгә,
Көнгә түгел, хәтта сәгатькә,
Бу мизгелдә син яшисең икән...
Сулышың бар, ике күзең күрә,
Шөкер диген, димәк – исән-сау.
Бураны да матур, күрә белсәң,
Суыгы да рәхәт, ышаныгыз...
Тормыш бит ул – үзе бер могҗиза,
Кадерен белеп яшәп калыгыз!
Хыялый, дип, сез көләрсез миннән,
Көлегез-көл, һич тә тарсынмыйм.
Шөкер итеп яшим Ходаема,
Шуның белән мин бик бәхетле!
Ленина ШӘФИГУЛЛИНА, Балтач районы Яңгул урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ