Тукай музеенда рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккаш күргәзмәсе
25 сентябрь 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккашның «Бөек Тукай һәм аның бөек замандашлары» исемле шәхси күргәзмәсе ачыла.
25 сентябрь 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккашның «Бөек Тукай һәм аның бөек замандашлары» исемле шәхси күргәзмәсе ачыла. Ул күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына һәм «Казан — ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елына багышлана, дип хәбәр итә музейның матбугат үзәге.
Нәҗип Нәккаш – хәзерге заман Татарстан сәнгатендә үзенчәлекле урын тоткан рәссам-хттат. Ул – татар гарәби матур язу сәнгатенә тугра жанрын беренче булып кертеп җибәрүче оста. Рәссам гарәп язуының төрле стильләре белән иркен эш итә, аларда милли төсмер, колорит яхшы сизелеп тора. Ул орнамент белән дә оста эшли, традицион ислам сәнгатенә чын татар төсмере кертә.
Күргәзмәдә төп урынны Габдулла Тукайның туграсы һәм аның әсәрләрен файдаланып иҗат ителгән шәмаилләр сериясе алып тора. Биредә әсәрләрнең төс һәм композиция чишелеше Тукай шигъриятенең тирән мәгънәле һәм эчтәлекле шигъри юллары белән үрелеп бара. Шәмаилләрнең күбесендә шагыйрьнең әсәрләре Коръән аятьләре, Пәйгамбәрнең хәдисләре белән аваздаш булып үзәк урынны алып тора. Контраст ачык төстәге милли орнаментлар белән бизәлгән, архитектура элементлары, табигать төсмерләре белән баетылган әсәрләр циклы өчен Нәҗип Нәккаш Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
Соңгы вакытта Нәҗип Нәккаш «Татар милләтенең олуг шәхесләре» дип аталган зур серия иҗат итү белән мәшгуль. Күргәзмәдә Кол Галидән Габдулла Тукайгача татар шагыйрьләренең шәмаилләре урын алачак. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхреддин, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Бакый Урманче кебек атаклы шәхесләрнең шәмаилләрен дә күрергә мөмкин.
Кәргәзмә 22 октябрьгә кадәр эшләячәк.





Комментарийлар