Логотип Магариф уку
Цитата:

5 апрельдә казанлылар бушлай автобуста йөреячәк

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

5 апрельдә  шәһәр халкы 30 нчы шәһәр маршруты буенча автобуста бушлай хәрәкәт итә алачак. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте шулай дип  хәбәр итә.

Әлеге хәйрия акциясе кешеләр арасында хәйриячелекне, мәрхәмәтлелекне арттыру максаты белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан оештырыла.  «Рамазан – игелекле гамәлләр ае» марафоны кысаларында үткәрелүче  чара узган ел да оештырылган.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә,  бушлай автобусны тануда кыенлыклар булмасын өчен, аның алгы тәрәзәсендә  «Зәкят» хәйрия фондыннан хәйрия маршруты» дигән язу беркетеләчәк. Моннан тыш, автобус салонына төрле төстәге шарлар, хәйриячелек турында баннерлар да эленәчәк.

 

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ