Логотип Магариф уку
Цитата:

600 студентка киләчәктә эшсез калу яный

Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүче ике олы уку йорты бар – КФУның Г.Тукай исемендәге татаристика һәм төрки халыкларның телләрен өйрәнү югары мәктәбе һәм Яр Чаллы шәһәренең дәүл...

Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүче ике олы уку йорты бар – КФУның Г.Тукай исемендәге татаристика һәм төрки халыкларның телләрен өйрәнү югары мәктәбе һәм Яр Чаллы шәһәренең дәүләт педагогик университеты.  Федераль университетта татар теле укытучысы булырга әзерләнүче  якынча 500 студент укый, безнең мәгълүматлар буенча, педагогик университетта әлеге сан 120гә якын. Димәк, 600 студентка киләчәктә эшсез калу яный._20171120_085219


Әлеге сорауга җавап эзләп, без Г.Тукай исемендәге татаристика һәм төрки халыкларның телләрен өйрәнү югары мәктәбе җитәкчесе Әльфия Йосыповага мөрәҗәгать иттек. «Кызганычка каршы, бу мәсьәләгә кагылышлы сорауга җавап бирә алмыйбыз, Без андый мәгълүматка ия түгел шул. Шуны әйтә алам: безнең югары мәктәптә бернинди үзгәрешләр юк әле», – дип җавап бирде ул. Күрәсең, түрәләр әле укытучыларның киләчәге белән мәшгүль.


Федераль университетның 2017/2018 уку елына кабул итү планына күз салсак, анда, үткән елгы кабул итү кампаниясе белән чагыштырганда, берничә үзгәрешкә тап булачакбыз. Үткән елны филология факультетының татар теле бүлегенә 15 бюджет урын һәм шул ук профиль буенча, әмма педагогик белем бирү юнәлешенә, шулай ук 15 бюджет урын булган.  Агымдагы елда филология бүлегенә шул ук сан калса, педагогикада 25 бюджет урынга кадәр арткан. Әмма хәзерге үзгәрешләрдән соң яшьләр татар теле укытучысы булырга теләрләр микән, бюджет урыннары тула алырмы?


«Мәгариф» журналы бу сорауга җавапны студентлар ярдәмендә табырга булды.  «Киләчәктә укыган юнәлеш буенча эшләргә уйлыйсызмы?» дигән анкета-сораштыруда татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләгән югары мәктәпнең 39 студенты катнашты. Аларга түбәндәге вариантлар тәкъдим ителде: 1. әйе, 2. юк, 3. әлеге хәлгә кадәр тели идем, әмма хәзер яхшылап уйлаячакмын. 50% студент өченче варианты сайлады, 29 % — беренчесен, 21 % — икенчесен. Димәк, студентларның күбесе үзләрен әлеге өлкәдә күрмиләр.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ