Логотип Магариф уку
Цитата:

83 нче «Реченька» балалар бакчасыннан ике кыз бала качкан

Узган атнада Чаллының 83 нче «Реченька» балалар бакчасыннан  ике кыз бала качкан. Бу күңелсез хәл турында югалган баланың әнисе социаль челтәрләрдә сөйләгән. Ана кеше, тәрбиячеләрнең үз-үзләрен тотышл...



Узган атнада Чаллының 83 нче «Реченька» балалар бакчасыннан  ике кыз бала качкан. Бу күңелсез хәл турында югалган баланың әнисе социаль челтәрләрдә сөйләгән. Ана кеше, тәрбиячеләрнең үз-үзләрен тотышларына,  баласының югалуы турында сәгать ярымнан соң гына хәбәр итүләренә бик каты гаҗәпләнеп, мондый сүзләр язган:
«Минем ана йөрәгем һаман да тынычлана алмыйТәрбияче миңа кызымның башка кыз белән бергә урамда йөргәннән соң кинәт югалуы  һәм аларны һаман да таба алмаулары турында хәбәр итеп 13. 35 сәгатьтә  шалтырата.  Бакча бинасына урамда йөрүдән соң балалар сәгать 12  дә керә. Димәк, алар миңа 1,5 сәгать дәвамында булган хәл турында хәбәр итмәгәннәр!» Тәрбиячеләр шалтыратканнан соң, борчылган ана эштән туп-туры балалар бакчасына юнәлгән. Бәхеткә, аның килешенә кыз балалар табылган була. Тик ата-аналар бу вазгыятьне куркыныч дип саный. Балалар бакчасыннан качкан бала әнисенең сүзләренә караганда,  сабыйлар шәһәрнең өч комплексы аркылы узарга, өч тапкыр машина юлы аша чыгарга өлгергәннәр. «Балалар белән ни булмас?» –  дип язган ана.
ТР прокурорының ММЧ белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе    Руслан Галиев билгеләп үткәнчә, тикшерү үткәрү өчен мәгълүмат Яр Чаллы прокуратурасына тапшырылган.
Таңсылу Габидуллина
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ