Логотип Магариф уку
Цитата:

Әбиләр – бакчабыз кунаклары!

Бәйрәмгә кадерле якын кешеләр – әбиләр, дәү әниләр чакырылды.

Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз.
Ул – әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме – әнкәй, әбекәй, хатын-кыз!

Дәү әнием, әбием! Нинди матур яңгырый  бу сүзләр.“Әни” дигән сүз кебек үк, якын һәм кадерле. Кадерлеләрдән кадерлерәк, сөйкемлеләрдән сөйкемлерәк, шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы әбиләребез, дәү әниләребез. Алар да бит – өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме. Дөнья йөген сез күтәргәнсез, гаилә учагын сүндермичә, сүрелдермичә сез дөрләтеп торгансыз.

2024 ел Татарстан Республикасында “Гаилә елы” дип игълан ителде. Кадерле кешеләребезгә карата игътибарлы, мәрхәмәтле, ихтирамлылык хисләрен тәрбияләү максатыннан Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 78 нче балалар бакчасында “Әбием киңәшләре” дигән чара узды.

Бәйрәмгә кадерле якын кешеләр – әбиләр, дәү әниләр чакырылды. Балалар татар халкының “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерделәр, әбиләргә багышлап җырлар җырладылар. Үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр. Бергәләп әбиләребез белән татар халык уеннарын да уйнадык.  Бәйрәм кунагы язучы, журналист, «Сабантуй» журналы әдәби мөхәррире Айсылу Имамиева  гаилә кыйммәтләре турында, бала тәрбиясендә әкиятләрнең, татар басмаларының кирәклеге турында чыгыш ясады. Нәниләргә үзе язган әкият укып куандырды. Соңыннан әбиләребез теләкләрен балаларга җиткерделәр, үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Бик күңелле, җылы очрашу булды. 

Материал,фото: Ризәлә Рифгать кызы Гарипова, 
Казан шәһәренең 78 нче балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ