Логотип Магариф уку
Цитата:

«Абилимпикс-2023» милли чемпионатында Татарстан җыелма командасы икенче урынны яулаган

Мәскәү, Татарстан Республикасы һәм Мәскәү өлкәсе командалары – лидерларның гомумкоманда өчлегендә. Ярыш нәтиҗәләре буенча, Татарстан җыелма командасы 80 медаль: 26 алтын, 37 көмеш, 17 бронза яулый. фо...

Мәскәү, Татарстан Республикасы һәм Мәскәү өлкәсе командалары – лидерларның гомумкоманда өчлегендә. Ярыш нәтиҗәләре буенча, Татарстан җыелма командасы 80 медаль: 26 алтын, 37 көмеш, 17 бронза яулый.
фото Министерство образования и науки РТ
Исегезгә төшерәбез, «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча милли чемпионат сәламәтлеге чикле булган кешеләр арасында уза. Ул Мәскәү хөкүмәте һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы, Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән оештырыла.
Чемпионатта барлыгы Россиянең 77 субъектыннан 769 кеше катнаша. Шуларның 258 е – укучы балалар, 251 е – студентлар, 260 ы –белгечләр. Алар мәгариф, IT-технологияләр, декоратив-гамәли сәнгать, креатив индустрияләр, сәнәгать һөнәрләре, җәмәгать туклануы, хезмәт күрсәтү һәм сервис, икътисад һәм идарә, төзелеш, медицина һөнәрләре өлкәсендә 49 компетенция буенча көч сынашкан.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ