Логотип Магариф уку
Цитата:

Ачуланган укытучыны да сагынып искә алам

Тиздән, бик тиздән барлык мәктәпләрдә дә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак. Бер үк вакытта шатлыклы да, моңсу да булган әлеге бәйрәм һәркемнең күңелендә сакланып калгандыр. Сине...

Тиздән, бик тиздән барлык мәктәпләрдә дә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак. Бер үк вакытта шатлыклы да, моңсу да булган әлеге бәйрәм һәркемнең күңелендә сакланып калгандыр. Синең өчен яңа тормыш башлана, яңа кешеләр, яңа тәэсирләр көтә сине... Тик шул ук вакытта әлеге мәктәпкә инде син кунак булып кына килә алуыңны аңлыйсың. Син инде элеккегечә көн саен мәктәпкә йөрмәячәксең, сыйныфташларың, укытучыларың белән очрашмаячаксың. Бу хәлне «мәктәпне тәмамлыйм» дип очынып йөргән чыгарылыш укучылары да, соңгы чиктә генә булса да аңлап, моңсуланып куядыр, мөгаен.


WhatsApp Image 2018-05-23 at 12.56.31


«Әйе, мәктәп еллары онытылмый... Күп еллар узгач та, янәдән шул елларга тарта күңел», – ди бер танышым. «Мәктәп елларыңдагы хатирәләрең белән уртаклаш әле, – дим. – Бастырып чыгарабыз». «Исемемне күрсәтмәсәң генә», – ди. Ризалаштым тагын, үземнең дә укучы булып йөргән вакыттагы истәлекләргә чумган чакларым бит...


«... Авылыбыздагы башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 5 сыйныфка бездән өч чакрым ераклыкта урнашкан күрше авыл мәктәбенә йөреп укый башладык. Пычракка, җил-яңгыр, кар-буранга карамый, көзен-кышын, язын җәяү мәктәпкә бара идек. Иң күңелле чаклар шул юл белән бәйледер дә инде. Юлы да тигез генә түгел: таулар, чокырлар, елгалар үтәсе. Яңгырлы көзләрдә пычрак ябышкан авыр резин итекләр күтәреп йөрисең. Шундый бер көнне ашыга-ашыга мәктәпкә барганда коеп-коеп яңгыр ява башлады. Безнең бер генә дә чыланмаган урын калмады. Лычма су булып, туңып мәктәпкә килеп керсәк тә, соңрак мондагы укытучыларның, сыйныфташларның кайгыртуы шундук безне җылытып җибәрде. Безне күрүгә әлеге авылда яшәп, яңгырда чыланмаган сыйныфташлар үзләренең коры киемнәре белән бүлеште, укытучылар тиз генә өйләренә барып безгә алмашка кием-салым алып килде. Тәнебезгә генә түгел, җаныбызга да җылы иде бу вакытта.


Кышларын бигрәк тә мәзәк була иде. Бер-бер артлы тезелеп 15-20 бала тар гына сукмактан атлаганны күз алдыңа китерә аласыңмы?! Шунысы күңелгә җылылык биреп тора: без бик бердәм идек. Начар һава торышлары булганда бер-беребезне калдырмадык, ярдәм итешеп һаман бергә атладык. Шуклык, хәйләкәрлекләрне дә бергә эшли идек без. Буранлы, салкын көннәрдә авыл башларында мәктәпкә барыйкмы-бармыйкмы дип җыелышып торабыз да җыйнаулашып кире өйгә кайтып китә идек. Эләксә дә, бөтенебезгә эләгә бит. Без сатлыкҗаннар түгел!


Төрле кызык-мызыкка, маҗараларга тартылган яшь җаннар шулай дәрескә дә соңга калгалады. Бер язгы көндә, март айларында мәктәпкә туры юлдан, каткан кар өстеннән барырга булдык. Туры юл дип, юлы да юк иде инде аның. Язгы кар батмагач, рәхәтләнеп, таралышып мәктәпкә киттек. Юлыбызда таулар, чокырлар. Шунда бер таудан шуып төшсәк тә, икенче каршыдагы тауга менә алмый интегеп ятулар хаман хәтердә. Каткан кар болай да тайгак, тау башына менеп җитү өчен көч тә, җитезлек тә кирәк бит. Ә букчалар артка тарта. Соңга калгач, укытучылар мактамады инде. Шулай да, башыбыздан узган хәлләрне сөйләп биргәч, елмаюларын яшермәде үзләре. Шундый иде безнең укытучылар: бер үк вакытта таләпчән дә, аңлаучан да... Шундый иде безнең мәктәп еллары, мәктәп юллары...»
Дуслар, ә сез мәктәп елларын сагынасызмы? Белем учагы белән бәйле истәлекләрне безнең белән дә уртаклашыгыз әле. Иң шәпләрен сайтта һәм социаль челтәрләрдә урнаштырырбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ