Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәүбә кылу

Көнгә ничә тапкыр тәүбә кылырга кирәк?

“Тәүбә кылу. Бу сүзләрне аңлыйбыз инде. Ләкин гөнаһ кылганга күрә генә түгел, һәрдаим тәүбә кылу тиеш.

Тәүбә кылу – ул гөнаһларыбыз, хата-кимчелекләребез өчен Аллаһыдан гафу итүен сорау.

Аның иң гади, әмма иң саваплы ысулы әлеге сүзләр: “Әстәгъфируллаһүл-газыйм вә әтүбү иләйһи” (Мәгънәсе: “Бөек Аллаһыдан гөнаһларымны гафу итүен сорыймын”).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәссәлам әлеге сүзләрне көненә 100 мәртәбә әйткән. Күз алдыбызга китерик, җир йөзенә рәхмәт буларак җибәрелгән, хата-кимчелекләрдән ерак булган кеше бу сүзләрне көненә 100 тапкыр әйткән. Ә без ничә тапкыр әйтергә тиеш икән?!

Тәүбә кылуның ике шарты бар. Алар:
1. Тәүбә кылган кеше гөнаһлары өчен ихластан үкенергә тиеш.
2. Ул Аллаһыдан куркып, гөнаһлар кылудан туктарга һәм аларга башка кайтмаска, ягъни аларны кылмаска тиеш. Тәүбә кылуның махсус намазы да бар”, – дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ