Логотип Магариф уку
Цитата:

Адымнарда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсының финалы

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының финалы үткәрелә.

18-22 мартта Казан шәһәренең "Адымнар" полилингваль комплекс базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының финалы үткәрелә. Конкурсның максаты - татар теле һәм әдәбияты укытучыларының статусын күтәрү, укытучыларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен тарату, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге.

Биредә Татарстан һәм Россия төбәкләре - Марий Эл, Чувашия, Мордовия, Башкортостан республикаларыннан, Төмән, Киров, Пенза, Саратов, Түбән Новгород, Самара өлкәләреннән, Пермь краеннан, Мәскәүдән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары "Дәрес", "Мастер-класс," "Сыйныф сәгате", "Методик остаханә" бәйгеләрендә көч сынаша.

Җиңүчеләр 21 мартта "Матбугат конференциясе" конкурсында билгеләнәчәк. Ул “Адымнар” полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, педагоглар, ата-аналар, журналистлар, Казанның белем бирү оешмалары студентлары катнашында узачак.

Фото: mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ