Әлфия Авзалова турында китап тәкъдим ителде
Бу минутларда Казан Ратушасында «Әлфия Авзалова» китабын тәкъдим итәләр. Кичәдә җырчының ике кызы, язучылар һәм музыкантлар катнаша. «Әлфия Авзалова» дип аталган китап өч өлештән тора. Беренчесендә җы...
Бу минутларда Казан Ратушасында «Әлфия Авзалова» китабын тәкъдим итәләр. Кичәдә җырчының ике кызы, язучылар һәм музыкантлар катнаша.
«Әлфия Авзалова» дип аталган китап өч өлештән тора. Беренчесендә җырчының 1995 елда аерым китап булып нәшер ителгән истәлекләре, икенче өлеше – аның таланты алдында баш иючеләрнең хәтирәләре, өченче өлеше – кушымта.
«Китапка әнинең архивында сакланган фоторәсемнәрне бастырдык. Икенче өлештә әнинең иҗатташ дуслары, аның коллективында эшләгән биючеләре, музыкантлар, алып баручылар хәтирәләре урын алды. Өченче өлештә Әлфия Авзалова репертуарындагы 100 җыр басылып чыкты», – дип әйтте Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.
Җырчы Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү Фондына быел 10 ел була.
Кичә барышында Әлфия Авзалованың концерт костюмнары, музыкаль инструментлар да күрсәтеләчәк.

Комментарийлар