Логотип Магариф уку
Цитата:

«Алгоритм»да укучы балалар саны арта

Республикабыз мәктәпләрендә яңа уку елына әзерлек бара. Берәүләре төзү- төзекләндерү эшләре белән мәш килсә, икенчеләрендә укырга керәчәк  балаларны кая урнаштыру проблемасы.Питрәч районы Көек ав...

Республикабыз мәктәпләрендә яңа уку елына әзерлек бара. Берәүләре төзү- төзекләндерү эшләре белән мәш килсә, икенчеләрендә укырга керәчәк  балаларны кая урнаштыру проблемасы.
Питрәч районы Көек авылында урнашкан «Алгоритм» лицее шундыйлар исемлегенә эләкте. Сәбәбе бер – бу төбәктә торак йортлар  гөмбә кебек артып тора, ә мәктәп бер генә. Анысы да 1224 укучыга исәпләнгән, бүгенге көндә анда белем алучы балалар саны 2000 нән артып китә. 2023/2024 уку елында моңа тагын 300 укучы килеп өстәлергә мөмкин.
Аларны  кабул иткән очракта  сыйныфларда  50 ләп бала булачак. Әнә шулар өчен бүгенге көндә өстәмә класслар җиһазлау, парта,  урындыклар булдыру хәстәре күренә.  Бу  мәсьәләне  Питрәч районы хакимияте башлыгы  Илһам Кашапов та даими күз уңында тота. Шунысын да әйтик: «Алгоритм» лицеен 2021 елны 176 көн эчендә төзегәннәр иде.  Ул уку елында бирегә Көек авылы, Салмачы бистәсе, «Светлый», «Яшьлек» торак комплексларында яшәүче балаларны кабул иттеләр.
 Альберт САБИР
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ