Логотип Магариф уку
Цитата:

Әниләр көнендә – хәйрия концерты

Инде ике елга якын баручы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә һәм аларның гаиләләренә һәркем, һәр оешма кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Матди яктан гына түгел, хәтта мораль яктан да. Мо...

Инде ике елга якын баручы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә һәм аларның гаиләләренә һәркем, һәр оешма кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Матди яктан гына түгел, хәтта мораль яктан да. Мондый изге гамәл кылудан, әлбәттә, Казан дәүләт мәдәният институты коллективы да берничек тә читтә кала алмый – алар әйдәманнар сафында. Әледән-әле хәйрия концертлары оештырулары гына да – моңа ачык дәлил. Инде аның чираттагысы – “Үз эшләребез белән Ватанны данлыйбыз” дип исемләнгәне 26 ноябрь көнне кичке сәгать алтыда Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында булачак. Белгәнегезчә, бу көн календарьда Әниләр көне дә бит әле. Концерт барышында яңгыраячак җырлар арасында газиз әниләребезгә багышланганнары да шактый булачак. Чөнки күпме ананың өрлектәй уллары бу көннәрдә махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үти, шунлыктан алар төн йокыларын йокламыйча, уллары язмышы өчен ут йотып яшәргә мәҗбүрләр. Моннан тыш, агымдагы елның Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр, Укытучылар һәм остазлар елы булуын да күздә тотып, концертта яңгыраячак җырларда, музыкаль чыгышларда әлеге рух та тантана итәчәк. Ә инде әлеге хәйрия концертында кемнәр катнашыр? дип кызыксынсагыз, анысын да әйтәбез: 500 дән артык артист кына булачак. Алар – Казан дәүләт мәдәният институтын төрле елларда тәмамлаган сәхнә йолдызлары, әлеге уку йортының бүгенге студентлары, “Наше время – Безнең заман” фестиваленең Гран-при ияләре. Төгәлрәк әйтсәк, алар арасында Татарстанның атказанган һәм халык артистлары Винера Ганиева, Эмиль Талипов, Раяз Фасихов, Лилия Муллагалиева, Илнар Миранов, Вадим Захаров, Айнур Моратов, Алинә Шәрифҗанова кебек халкыбызның сәхнә йолдызлары җыр-моңнары белән тамашачы күңеленә күтәренке рух өстәргә теләк белдергән.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ