Логотип Магариф уку
Цитата:

«Апуш»лар «Театраль Идел буе» фестивалендә икенче урын алды

Халыкара театр көнендә, «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленә йомгак ясалды, җиңүчеләр игълан ителде.

Финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнашты. Алар арасында Казанның «Апуш» татар балалар театр студиясе спектакле дә бар иде. Фестивальгә йомгак ясауның төп мәйданчыгы Ижау шәһәрендә булды. Турыдан-туры трансляция барышында Идел буе федераль округының 14 төбәге чиратлап жюриның тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итте, ди Казан шәһәренең матбугат хезмәте.

«Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Кечтүк» спектакле 2 нче урынга лаек булды.  

Балалар спектакльләре арасында «Иң яхшы сәнгать бизәлеше» номинациясендә спектакльнең сценографы, рәссамы – Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева җиңү яулады.

Искәртеп узыйк: «Апуш» татар балалар театр студиясенең драматургы,  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Кечтүк» спектакле «Театраль Идел буе» фестиваленең республика этабында җиңү яулаган иде. Спектакльнең режиссерлары – «Апуш» татар балалар театр студиясенең остазлары – Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева һәм Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова.

«Әлеге спектакльнең язмышы, Аллаһка шөкер, бик бәхетле булып чыкты. Бу – безнең чираттагы җиңүебез, һәм без аңа, дөресен генә әйткәндә, бик өметләнмәгән идек. Чөнки студиябез узган елда әлеге фестивальдә җиңү яулаган иде инде. Ике ел рәттән җиңү булмас дип уйлаган идек, ләкин безне бик югары бәяләделәр. “Театраль Идел буе” фестивалендә 2 нче урын алу – бу бик зур казаныш, зур җиңү, без бәхетле», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Зөлфия Вәлиева.

Җиңүчеләрне бүләкләү 2024 елның 22–24 апрелендә Ижау шәһәрендә узачак. Тантанага «Иң яхшы балалар спектакле» һәм «Иң яхшы яшьләр спектакле» номинацияләрендә 1,2,3 урынны алган җиңүчеләр җыелачак.

Мөршидә Кыямова

Фотолар «Апуш» татар балалар театр студиясе архивыннан алынды

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ