Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада Гариф Ахуновны искә алдылар

18 сентябрьдә Татарстанның халык язучысы, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның тууына 98 ел тулды. Шулай ук быел “Хәзинә”...

18 сентябрьдә Татарстанның халык язучысы, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның тууына 98 ел тулды. Шулай ук быел “Хәзинә” романы язылуга 60 ел һәм бу романның тәрҗемә авторы Рәшит Гарифҗан улы Ахуновның тууына да - 70 ел. Шул уңайдан, бер төркем кунаклар Арча  районына сәяхәт кылды. Алар арасында язучының кызы танылган шагыйрә һәм җәмәгать эшлеклесе Наилә Ахунова, күренекле әдәбият галиме Фоат Галимуллин, танылган шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, шагыйрь Рәмис Аймәт, шагыйрә Маргарита Графова, рәссам Салават Нигъмәтов һәм башка җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар да бар иде. Кунакларны Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов озатып йөрде.

Арчалылар кунакларны Гариф Ахунов исемен йөрткән Казанбаш урта мәктәбендә каршы алды. Биредәге мәктәп музеенда Гариф Ахунов иҗаты һәм тормыш юлы буенча аерым бер почмак эшләп килә. Каләм әһелләре биредәге экспонатлар белән танышты, Гариф ага турындагы хатирәләр белән уртаклашты.
 
Соңрак, кунаклар Ахун чишмәсендә, Арча үзәк китапханәсендә булдылар, Гариф Ахунов һәм аның туганнары каберләрен зиярәт кылдылар.

Бер төркем күренекле шәхесләр, Арча муниципаль районы җитәкчелеге, районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, ”Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзалары катнашында узган күркәм чара һәркемнең дә күңелендә бик җылы тәэсирләр калдырды.



 

Фәния Лотфуллина


Фотолар Арча районы мәдәният бүлегеннән


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ