Ата-аналар, министр, укытучылар татар теле буенча имтихан тапшыра
Татарстанда татар теле буенча БДИ тапшыру акциясе старт алды. Казандандагы имтихан пунктында биремнәрне ата-аналар, татар язучылары, укытучылар яза. Биредә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм...
Татарстанда татар теле буенча БДИ тапшыру акциясе старт алды. Казандандагы имтихан пунктында биремнәрне ата-аналар, татар язучылары, укытучылар яза. Биредә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та белемен сыный.
БДИ биремнәре өч дәрәҗәле: беренчесе татар мәктәпләрендә укучылар, икенчесе рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен, өченчесе башка милләтләрдән булган укучылар өчен.
Имтихан 90 минут дәвам итәчәк.
Комментарийлар