Логотип Магариф уку
Цитата:

«Аулак өй – көрәш» проектының финал бәйгесе узачак

«Аулак өй – көрәш» проектының мәктәп укучылары арасында финал бәйгесе узачак.

«Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты әдәби ярышының укучылар арасында финал этабы Арча районы Габдулла Тукай исемендәге педагогия көллиятендә үтәчәк. Финал алышлары һәм проектның әһәмияте турында «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Финал ярышларында Татарстан районнары һәм чит төбәк укучылары ике номинациядә бәяләнәчәк. Бәйге 28–29 февраль, 1 март көннәрендә узачак. Ул «Муса Җәлил һәм җәлилчеләр» темасына багышланган.

«Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты, ел дәвамында зона ярышлары үткәреп, иң яхшы командаларны җыя. Без шулай елга йомгак ясыйбыз. Проект 2021 елда Туган телләр елы һәм көне уңаеннан башланган иде. Татарстанда мондый мәдәни чаралар еш була. Төбәкләр сусаганнар, алар шулкадәр яратып, көтеп каршы алалар», – дип сөйләде «Аулак өй» проекты җитәкчесе Сәрия Закирова.

Конкурсның төп максаты – милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татарның үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин «Аулак өй» проектын яшьләрне җәлеп итәр өчен кызыклы дип бәяләде.

«Бу – уникаль идея, фикер. Ул төбәкләрдәге милләттәшләребездә дә кызыксыну уятты. Безнең буын йолалар, гореф-гадәтләр белән таныш түгел. Яшьләребезне җәлеп итәр өчен кызык проект, гореф-гадәтләрне киләчәгебезгә җиткерү өчен уңайлы формат, дип уйлыйбыз», – диде ул.

Финал бәйгесендә җиңүчеләргә «Сәләт» җәйге ял аланнарына юлламалар бүләк ителәчәк. Шулай ук «Аулак өй – көрәш» проекты узган җәй «Сәләт» аланнарында да үткәрелгән. «Балаларга ошады, алар теләп катнаша», – диде бу хакта «Сәләт» яшьләр үзәге директоры, «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе Аяз Ханафин.

«Безнең максатыбыз бер, бер юнәлештә эшлибез. Сәрия апа бу инициатива белән безнең янга килгәч, безгә кызыклы тоелды. «Сәләт»тә эш алдынгы уку-укыту программалары, заманча чаралар уздыруга юнәлгән. Без яшьләрдә булмаган гореф-гадәтләр, уеннар, китап укуга мәхәббәт тудыруда кисешкән бер ноктаны таптык. Узган ел ике аланда бу уенны уздырдык, бик матур булды, балаларга да, безгә дә ошады. Алга таба да хезмәттәшлекне алып барырга уйлыйбыз. Балаларда әдәбиятка, татар мирасына мәхәббәт тагын да уяныр», – диде Аяз Ханафин.

«Аулак өй – көрәш» проекты ел дәвамында берничә номинациядә – мәктәп укучылары, студентлар һәм олы буын арасында үткәрелә. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, проектны оештыруда катнашучы Йолдыз Шәрәпова «Аулак өй»нең балаларга китап укытучы чарасы булуын әйтте.

«Төп максат – балаларны китап укырга өйрәтү. «Аулак өй»нең бөтен этабы әдәби ярыш. Балалар китап укымый дибез, ул дөрес тә. Шуңардан котылу, чарасы дип, «Аулак өй – көрәш» башланды. Баштарак ул язучылар белән балалар арасында иде. Үземә дә катнашырга туры килде. Татарстанда гына «Сәләт», «Әдәби марафон», «Аулак өй» кебек башлангычлар бар. Алар мәдәниятебезне алга сөрә. Аларсыз тормышны күз алдына да китереп булмый», – диде Йолдыз Шәрәпова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ