Логотип Магариф уку
Цитата:

Баерга... тоз ярдәм итә!

Ничек итеп, дисезме?

Тылсым белгечләре акчасызлыктан интегүчеләргә бик гади ысул тәкъдим итә. Ул тоз белән бәйле.

Билгеле булуынча, тозда энергия бар, ул кешеләрнең энергиясен үзенә сеңдерә. Тозны төрле сүзләр белән “эшләтергә” була. Тоз ярдәмендә тормышыгызга уңыш, иминлек, байлык җәлеп итә аласыз.

Ритуал өчен ике калак тоз алыгыз һәм нинди булса да савытка салыгыз. Бу савытны йоклый торган караватыгыз астына куегыз һәм мондыйрак сүзләр әйтегез: “Кайгы-хәсрәт, кит миннән, сагыш, урап үт. Тоз, уңыш ишекләрен ач, якла мине. Шулай булсын!”

Бу тозлы савыт караватыгыз астында 24 сәгать торырга тиеш. Соңыннан аны алып, су белән агызыгыз. Мәсәлән, раковинага түгеп, юдыртып җибәрегез.

Уңышлы көннәр көттермәскә тиеш, дип ышандыра белгечләр. Ә уңышлар сүрелә төшкәч, бу ритуалны тагын эшләргә мөмкин икән.

Менә шулай. Ышансагыз, шулай итегез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ