Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәйрәм чыршыларын җыялар

Гыйнвар ахырына кадәр шәһәрдә Яңа ел чыршыларын кабул итү буенча 21 пункт эшли.

Бәйрәм көннәрендә кәефләрегезне күтәреп торган, бизәлгән чыршы-наратларыгызны чүплекләргә чыгарып ташларга ашыкмагыз.Татарстан башкаласында ылыслы агачлар җыю буенча акция башланды.


Казанда 13 – 31 гыйнварда «Елки-палки» экологик акциясе уза. Анда катнашучылар ылыслы агачларны эшкәртүгә тапшыра алачак.


Гыйнвар ахырына кадәр шәһәрдә Яңа ел чыршыларын кабул итү буенча 21 пункт эшли. Халыктан җыелган чыршылар, шәһәрне төзекләндергәндә, туфракка мүлчә җәю һәм юлларга салу өчен кулланылачак йомычкага әвереләчәк.


Акциянең беренче көннәрендә кайбер урыннарда волонтерлар эшләде – алар шәһәр халкының проект турындагы сорауларына җавап бирде. Пунктлар тулган саен, чыршыларны МПС-1 калдыклар сортлау комплексына чыгаралар.


Агачларны кабул итү пунктларының адреслары Казан мэриясе сайтында урнаштырылган.
 

Материал, фото: Мөршидә Кыямова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ