Логотип Магариф уку
Цитата:

Бакчада авыр эш эшләмәгез!

Бу көннәрдә көчле магнит давылы көтелә.

Кешеләрне бүген һәм иртәгә Җирне каплаячак тагын бер көчле магнит давылы көтә. Ул бик көчле булачак дип фаразлана, чөнки кичә Кояшта көчле дүрт ялкынлану булган. Бу хакта "Кызыл таң" яза.

Белгечләр әйтүенчә, магнит давыллары бу юлы 2–3 көн дәвам итәчәк. Мөмкин булган иң көчле Х-класс нурлары барлыкка килү ихтималы да саклана. Кояш астрономиясе лабораториясе мәгълүматлары буенча, бүген магнит давылының иң югары ноктасы төш вакытына туры киләчәк.

25, 26 һәм 27 апрельдә метеобәйле кешеләр өчен аеруча авыр көннәр булачак. Белгечләр, көндез геомагнит тирбәлешләре 4 баллга кадәр көчәячәк, дип кисәтә. Бу инде “сары” куркыныч зонага керә.

Белгечләр фикеренчә, магнит давылы көтмәгәндә килеп чыга, организмга адаптация өчен вакыт бирми, шул ук вакытта аңа шактый көчле йогынты ясый ала. Кешенең магнит давылын ничек кичерүе организмының аңа ни дәрәҗәдә тиз әзерләнә алуына бәйле.

Магнит давылы көннәрендә күбрәк ял итәргә, майлы ризыклар ашамаска, рационга күбрәк яшелчә-җимешләр кертергә, гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләре ясап эчәргә, бакчада авыр эш эшләмәскә, кан куермасын өчен күбрәк су эчәргә киңәш ителә.

— Йоклар алдыннан кислород җитәрлек булуы турында да кайгыртыгыз. Саф һавада йөреп керү файдалы булачак. Гипертония авыруларыннан интегүчеләргә кан басымын ешрак үлчәргә һәм дарулар эчәргә кирәк, — дип киңәш бирә табиблар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ