Логотип Магариф уку
Цитата:

Балагызны татар мәктәбендә укытыр идегезме? Татарстан зыялылары милли мәгарифне ничек бәяли?

2017 нче ел мили мәгърифәткә аеруча игътибар бирелү белән хәтергә кереп калыр, ахры. Дөрес, татарча уку-укыту проблемалары соңгы елларда актуальлеген югалтмый. Шулай да, быел алар өскә калкып чыкты. М...

2017 нче ел мили мәгърифәткә аеруча игътибар бирелү белән хәтергә кереп калыр, ахры. Дөрес, татарча уку-укыту проблемалары соңгы елларда актуальлеген югалтмый. Шулай да, быел алар өскә калкып чыкты. Милли мәгариф проблемалары турында галимнәр, язучылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре фикер алыша. Балаларга ана телендә белем бирү темасы мартта Татарстанда оештырылган «Россия мәгарифе» халыкара форумында, «Татарның үсеш стратегиясе шартлар, вәзгыя­ть, алымнар» түгәрәк өстәлендә, күптән түгел үзган III Татарстан халыклары съездында да игътибар үзәгендә булды.


Татар зыялылары мәгариф турында бер төрле фикердә дисәк дөрес булыр. Мәктәпләр миллилеген югалтты, ди алар. Моны тарих фәннәре докторы, профессор, этнолог Дамир Исхаков та ассызыксый.



«Татар-төрек лицейлары эшләгән чакта әлеге уку йортларында бер урынга 20-24 кеше дәгъва итә иде. Чөнки сыйфат яхшы иде. Ә хәзер исә, баласын татар мәктәпләренә бирергә теләүче ата-аналар юк дәрәҗәсендә», – дип белдерде ул «ТНВ» каналында эфирга чыгучы «Ком сәгате» тапшыруында.



Профессор татарстанлыларның рус мәктәпләренә өстенлек бирүен татар телендә укыту сыйфатының начар булуы белән бәйли. Ә бу инде укытучылар компетенциясенә килеп тоташа. Республиканың педкагогик уку йортларын тәмамлаучылар тест уза. 2016 нчы елда әлеге тикшерү ирекле булса, быел аны барлык яшь укытучылар үтәргә тиеш. Нәтиҗәләре нинди булыр?


Дамир Исхаков фикеренчә, педагогик университетны федераль университетка кушу да тискәре йогынты ясаган. Моңа кадәр биредә милли мохит булса, хәзер ул югалды. Яшь укытучыларның белеме түбән дәрәҗәдә булуы сәбәбен дә шуннан эзләргә кирәк.



«Башкортостан, Мари, Мордовия, Чуваш республикаларында барысы да элеккечә. Без исә, аларны кушып, үзебезчә зур бер яхшы уку йорты ясарга теләдек», – диде тарихчы.



Күрше төбәкләрдән үрнәк алу, алар тәҗрибәсен куллану кирәклеген язучы, «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла да искәртә.



«Казанда безнең хәтта­ чын татар мәктәбе юк­. Башкортстанда андый­ мәктәпләр Совет чоры­нда ук бар иде. Анда ­укучылар хәзер башкор­тларның элитасын тәшк­ил итә. Әгәр мондый т­әкъдим белән җитәкчел­еккә чыксак, бу бер н­әтиҗәле эш булыр иде»­,– диде ул «Татарның үсеш стратениясе: шартлар, вәзгыя­ть, алымнар» түгәрәк өстәлендә.



Республика авыллары турында сүз алып барсак, шул ук хәл: татар авылларының 30 процентында ана теле укытылмый. Ни өчен? Мәгариф системасы белгечләре монда Бердәм дәүләт имтиханынын гаепли. БДИ — татарны үз теленнән ваз кичерү ысулы дип атый. Рус теленнән чит телдә белем алган укучылар имтиханны тиешле дәрәҗәдә бирә алмый. Димәк, алар рус балаларына конкурент түгел. Нәтиҗәдә, баласының киләчәктә сыйфатлы югары белем алуын, яхшы эш табуын, мул яшәвен теләгән ата-ана рус мәктәбен өстен күрә.


Тат­ар теле дәреслекләре ­эчтәлегенә карата да сораулар шактый.


Бүгенге көндә республика шәһәр-районнарында халыклар ассамблеясе кысаларында 80 милли мәктәп эшли. Татар мәгарифендә аларның өлеше нинди? Балаларның кайсы телдә белем алуын ата-ана хәл иткән очракта якшәмбе дәресләренә генә аларның фикерен үзгәртү авырдыр.


Татарлар милли мәктәпкә әйләнеп кайтсын өчен, шартлар, конкурентлык тудыру, укыту дәрәҗәсен күтәрү кирәк. Бу белгечләрнең уртак фикере. Сәясәт­кә аерым бурыч йөкләнә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ