Балалар лагерьлары эшенә багышланган «кайнар линия» үткәрелә
24 июль көнне 14:00 сәгатьтә балалар лагерьларының җәйге чордагы эшен оештыру мәсьәләләренә багышланган «кайнар линия» узачак.
«Кайнар линия» барышында лагерьларда яшәү шартлары, туклану сыйфаты, балаларның иминлеге, шулай ук тәрбия һәм белем бирү программаларын оештыру мәсьәләләре каралачак.
Гражданнар үзләренең тәкъдимнәрен, гаризаларын һәм мөрәҗәгатьләрен «кайнар линия» вакытында җиткерә ала:
– «кайнар линия» номеры: 8 (800) 350‑44‑72
– Иҗтимагый палатаның интернет-кабул итү бүлмәсе аша;
– Яндекс‑форма аша





Комментарийлар