Логотип Магариф уку
Цитата:

Балтач районы үзенең «Ел студенты»н ачыклый

Татарстанда барысы 144 меңгә якын студент исәпләнә. Алар арасында тумышлары белән Балтач районыннан булганнары да шактый.

Белгәнегезчә, республикабызда ел да «Ел студенты» конкурсы үткәрелеп, җиңүчеләрне ачыклау гадәте бар. Шуңа охшатып, республикабызның Балтач районында да, ел да Халыкара студентлар көне алдыннан студент яшьләрнең кышкы каникуллары көннәрендә «Балтач районының ел студенты» бәйгесенә нәтиҗә ясап, төрле номинацияләр буенча иң-иңнәрне ачыклау гадәте бар. Әйтик, узган ел үткәрелгәнендә «Ел ачышы» номинациясендә Нөнәгәрдән Васыйл Муллагалиев, «Иң яхшы спортчы» дигәнендә Чепьядан Илназ Миңнемуллин танылган иде. Ә инде «Ел студенты – 2022» конкурсының Гран-приена Балтачтан Иршат Бариев лаек булган иде. 


Әгәр дә инде син, яхшы укудан тыш, урта махсус уку урта һөнәри һәм югары белем бирү уку йортының иҗтимагый, фәнни, спорт һәм мәдәни-массакүләм тормышында актив катнашкансың икән, «Балтачның ел студенты – 2023» премиясенә заявка бирә аласың. 


Конкурс ике этапта үткәрелә. 24 гыйнварга кадәр Балтач студентларыннан заявкалар кабул ителә. Ә инде гыйнвар ахырында аның йомгаклау тантанасы узачак. Һәр номинация буенча лауреатлар һәм җиңүчеләр ачыкланачак. 


Әлеге конкурста катнашу өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:
– көндезге һәм читтән торып урта һөнәри һәм югары белем бирү уку йорты студенты булу;
– Балтач муниципаль районында туу;
– 16 яшьтән 35 яшькә кадәр булу.
Быел әлеге бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
– «Ел студенты» Гран-прие;
– «Ел интеллекты» номинациясе;
– «Иң яхшы җәмәгать эшлеклесе» номинациясе;
– «Иҗади шәхес» номинациясе;
– «Балтач районындагы бистә һәм авыл җирлекләре башлыгының студентлар белән эшне оештыруда буенча иң яхшы ярдәмчесе» номинациясе.


«Балтач районының 2023 елдагы иң яхшы студенты» конкурсының лауреатлары һәм җиңүчеләре кемнәр булыр? Монысы инде тагын берәр атнадан билгеле булыр.

Таһир САБИРҖАНОВ 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ