Логотип Магариф уку
Цитата:

Балык Бистәсенә Татарстанның район мәгариф идарәсе җитәкчеләре җыелды

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегиясе утырышы узды.

Бүген, 19 мартта, Балык Бистәсендә "Педагогик хезмәткәрләргә һәм идарәче кадрларга ярдәм итүнең нәтиҗәле муниципаль механизмнары" темасына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегиясе утырышы узды.

Утырыш эшендә Татарстанныж Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Р Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлә Заһриевна Закирова катнаштылар.

Утырыш башланыр алдыннан кунаклар 1 нче Балык Бистәсе гимназиясендә булды. Анда Казан дәүләт аграр университеты күргәзмәсе оештырылган иде.

Мәгариф идарәләре җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары методик мәйданчыклар һәм белем бирү треклары эшендә катнаштылар.

Утырышның пленар өлеше район мәдәният йортында узды. Утырышны кереш сүз белән министр Илсур Һадиуллин башлап җибәрде, соңрак катнашучыларны Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Исламов сәламләде. Аннары «Балык Бистәсе муниципаль районы мәгариф системасын үстерү турында» доклад белән Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков чыгыш ясады.

Фотолар Балык бистәсе районы Башкарма комитетының рәсми төркеменнән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ