Логотип Магариф уку
Цитата:

Башкортстанның татар язучылары Татарстан Язучылар берлегенә керүне сорады

Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 14 февральдә күрше төбәктән татар язучылары, шагыйрьләре, журналистлары өч көнгә Казанга килгән.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Башкортстан Язучылар берлегенә кергән язучыларны автоматик рәвештә Татарстан Язучылар берлегенә кертүне сорады. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы яза.

«Бүгенге көндә чын татар әдәбияты Татарстан белән Башкортстанда гына сакланып килә. Башкортстанда татар телендә 30 дан артык газета чыга. Башкортстанның татар язучылары өчен Казан Мәккә булып кала. Ике республика язучылары арасында ихлас бәйләнешләр саклана. Башкортстанда татар телендә иҗат итүче язучыларны Татарстан Язучылар берлегенә алу мәсьәләсен күтәрәм. Башкортстан Язучылар берлегенә кергән язучылар автоматик рәвештә Татарстан Язучылар берлегенә керергә тиеш, дип уйлыйм», – диде Альфред Дәүләтшин язучылар очрашуында.

Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 14 февральдә күрше төбәктән татар язучылары, шагыйрьләре, журналистлары өч көнгә Казанга килгән. Бүген Бөтендөнья татар конгрессында алар белән очрашу узды. Чарада Башкортстаннан 30 лап кеше, Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты, «Татмедиа» җәмгыяте җитәкчелеге бар иде.

Альфред Дәүләтшинның тәкъдимен залда утыручылар алкышлар белән хуплады. Бу сүзләр яңгыраганда, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла килеп җитмәгән иде, шуңа күрә очрашуда катнашучылар берлек рәисенең фикерен белми калды. «Татар-информ» хәбәрчесе Ркаил Зәйдулладан бер берлектән икенчесенә автомат рәвештә керә алу мөмкинлеге турында кызыксынды.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ