Логотип Магариф уку
Цитата:

Бердәм дәүләт имтиханнарын онлай-форматка күчерү мөмкинме?

Бердәм дәүләт имтиханнарын онлайн-форматка күчерү  алдагы биш-ун елда  планлаштырылмый, дип белдерде Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаев. Бу...

Бердәм дәүләт имтиханнарын онлайн-форматка күчерү  алдагы биш-ун елда  планлаштырылмый, дип белдерде Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) башлыгы Анзор МузаевБу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Музаев сүзләренчә, бүген 100 баллы шкала буенча онлайн-формат аша барлык белемнәрне билгеләрлек, галимнәрдә югары уку йортына гадел керүне оештыру турында сораулар тудырмаслык технология белгечләребездә дә юк. «Киләчәктә бу мөмкин түгел дип әйтмим, әмма алдагы горизонтта, 5–10 ел, мөгаен, без бу технологиягә күчмәячәкбез һәм әлегә без хәтта аны карамыйбыз да», — диде ул.
Шулай ук ул дәүләт имтиханнарының бер төрле дәрәҗәдә объектив булырга тиешлеген ассызыклады. Ә имтиханнарны онлайн-форматта уздыру  укучыларга тигез һәм бердәм шартлар тудыра алмаячак.
Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ