Логотип Магариф уку
Цитата:

Беркем дә эшсез тормый

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мәшгульлек үзәкләре сәламәтлеге чикле кешеләргә үз эшләрен ачуда ярдәм күрсәтеп килә.

Андыйлар арасында сайтлар эшләү, фотога төшерү, мастер-класслар оештыру, аяк киеме ремонтлау, косметология, чәчтарашханә ачу юнәлешендә эшләүче үзмәшгульләр бар.

Баулыда автомашиналарга техник хезмәт күрсәтү станциясе ачучы, Ютазыда эчемлекләр сатучы, Чирмешән районында бәйрәмнәр оештырганда бина һәм бүлмәләрне шарлар белән бизәү белән шөгыльләнүче теркәлү узган.

Узган ел андый тырыш затлар төркеменә тагын 16 сәламәтлеге чикле кеше килеп кергән, аларга бер тапкыр бирелә торган 145,1 мең сум күләмендә акчалата ярдәм  күрсәтелгән.


Альберт САБИР

Фото: Рамил Гали
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ