Логотип Магариф уку
Цитата:

Биектау хоккейчылары салкыннан курыкмый

Авыл кешесен гыйнвар салкыннары беркайчан да куркытмады…

Бу бәйрәм көннәрендә дә юлыбызга аякларына чаңгы таккан, кулларына кәшәкә  тоткан   малайлар һәм егетләр очрап тора.


Андыйларга кайнарлык өстәп торучылары да бар икән бит.  Биектау районының Дөбьяз авыл Советы активистлары шундыйлардан булып чыкты. Әлдермеш, Сулабаш һәм Дөбьяз авылларының төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләреннән оешкан хоккей командалары  ял көнен үзара ярышып, кайнар чәй һәм тәмле пылау белән сыйланып, күңелле итеп үткәрде. Чарага гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде.
Ярышта Дөбьяз командасы иң көчле булып чыкса да, Әлдермеш, Сулабаш ир-егетләре дә призлы урыннарга ия булып, грамоталар алып, күтәренке кәеф белән  кайтып китте.

«Хоккейны экраннар каршында карап утырганга караганда, тимераяк белән бозга чыгудан да җанга рәхәте юк. Без барыбыз да сәламәт яшәүне алга сөрүчеләр», – диләр алар.


Альберт  САБИР 
 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ