Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөек шәхесләрнең әниләре үрнәге

Агымдагы елның 7 декабрендә бөек язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә ханымның тууына 120 ел тула.

Шул уңайдан әдипнең сеңлесе Роза ханым әниләренең туган җире Кукмара районы Мәчкәрә авылына сәфәр кылырга ниятли. Алай гына да түгел, бөек шәхесләрнең аналары темасын күтәреп, конференция уздыру мөмкинлегенә республикабыздан теләктәшлек сорый.

Роза ханымның зур үтенечен Кыргызстан Республикасыннан килгән галимә Әнисә Бикбулатова җиткерде. Әлеге һәм башка мәсьәләләр хакында «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәес кызы Идрисова һәм галимә Дания Фатих кызы Заһидуллина катнашында фикер алыштылар. Киләчәк буынны тәрбияләүдә бөек шәхесләрнең аналары үрнәген куллану иң отышлы ысулларның берсе булачак. 

Автор фотосы

 

 

Язмага реакция белдерегез

2

1

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ