Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүгеннән «Тархан»га гаризалар кабул итү башланды

Тархан дигәч, күбегезнең Азнакай, Аксубай, Балтач, Тәтеш районнарындагы шушы исемне йөрткән авыллар күз алдына килгәндер. Тик безнең очракта бу сүзгә тарихи төсмер салынган. Мәгълүм булганча, «тархан»...

Тархан дигәч, күбегезнең Азнакай, Аксубай, Балтач, Тәтеш районнарындагы шушы исемне йөрткән авыллар күз алдына килгәндер. Тик безнең очракта бу сүзгә тарихи төсмер салынган. Мәгълүм булганча, «тархан» сүзе, беренчедән, борынгы төрки дәүләтләрдә һәм Хәзәр каһанлыгында феодал титулын, кайвакыт идарәче дәрәҗәсен аңлатса,   икенчедән, ул – Рус дәүләтендә хокукый өстенлек биргән язу, документ, өченчедән, Рус дәүләтендә XVI – XVII гасырларда йомышлы социаль төркем нәкъ шулай аталып йөртелгән.


Бу очракта сүзебез аның дүртенче мәгънәсе хакында. Республикабыздв яшь тарихчыларны ачыклау максатын күздә тоткан тарихи-мәдәни конкурс та «Тархан» исемен йөртә. Бу бәйгенең инде ике еллык тарихы бар. Менә бүгеннән, ягъни 1 ноябрьдән, аның өченче сезонына гаризалар кабул итү башланды. Бәйге берничә этаптан тора һәм чыгарылыш сыйныф укучылары арасында үткәрелә. Проект Россия, Татарстан һәм төрки халыклар тарихын, мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән.


Узган сезонда кабул итү кампаниясендә Татарстаннан гына түгел, хәтта күрше төбәкләрдән дә барысы 300 дән артык гариза килгән. Оештыручылар фикеренчә, быел гаризалар саны тагын да артачак, чөнки бәйге белән кызыксыну аерым укучылардан гына түгел, ә мәктәпләр дәрәҗәсендә. Бәйге этапларына килгәндә, иң элек катнашучыларга рәсми сайтта анкета тутырырга тәкъдим ителә. Аның нәтиҗәләре буенча төп этапка узучылар билгеләнәчәк. Ә иң-иңнәр телевизон тапшыруда катнашачак. Нәкъ шунда җиңүче исемен билгелиләр.
Төп бүләк турында да әйтеп китәргә кирәк: бәйгенең барлык этапларын да уңышлы узган җиңүче КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтындагы «Төрки халыклар тарихы» юнәлешенә укырга керү мөмкинлегенә ия булачак.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ