Логотип Магариф уку
Цитата:

Чаллыда «Киләчәккә бәхетле билет» экспозициясен ачу тантанасы узачак

Музей Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан тарихи артефактларны саклау, укучыларны, яшь белгечләрне Чаллы шәһәренең мәгариф системасы тарихына җәлеп итү максатыннан оештырылган иде.

23 гыйнварда шәһәрнең 1 нче балалар һәм яшьләр иҗат сараеның күргәзмәләр залында Чаллы шәһәренең педагогика музеенда «Киләчәккә бәхетле билет» экспозициясен ачу тантанасы була. Бу хакта мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе хәбәр итә.


Исегезгә төшерәбез: музей Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан тарихи артефактларны саклау, укучыларны, яшь белгечләрне Чаллы шәһәренең мәгариф системасы тарихына җәлеп итү максатыннан оештырылган иде.


Һөнәри юнәлешле музейга мәктәп укучылары өчен экскурсияләр планлаштырылган. Моннан тыш, уку йортларының тарихы, уңышлары белән дә танышырга мөмкин булачак. Экскурсияләр өч атна дәвам итәчәк.


«Киләчәккә бәхетле билет» экспозицияләре күргәзмәсе белән НДПУ, «ТИСБИ», КФУның фәнни-тикшеренү институты һәм Яр Чаллы педагогия көллиятендә дә танышырга була.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ