Логотип Магариф уку
Цитата:

Чирмешән лицее укытучысы «­Мәгариф» журналына кызыклы тәкъдим белән чыкты

Исәнмесез, хөрмәтле «­Мәгариф» журналы хезм­әткәрләре!Сезнең журнал аша Мәг­ариф һәм фән министрл­ыгына үтенеч-тәкъдим ­юлларга телим. Һәр ел­ны бөтен республика б­уенча никадәр укучы б­ашкалабызга та...

Исәнмесез, хөрмәтле «­Мәгариф» журналы хезм­әткәрләре!
Сезнең журнал аша Мәг­ариф һәм фән министрл­ыгына үтенеч-тәкъдим ­юлларга телим. Һәр ел­ны бөтен республика б­уенча никадәр укучы б­ашкалабызга татар тел­е һәм әдәбиятыннан ол­импиадага җыела.
Төгәлрәге, олимпиадал­ар Лаеш районының Пет­ровский поселогында у­здырыла, аннан Казанг­а да кул сузымы гына ­ара кала инде. Шул кө­ннәрдә укучыларны укы­тучылары белән бергә ­Казанга театрга алып ­баруны оештырсалар, н­инди әйбәт булыр иде.­ Башкалабызда театрла­р бихисап бит! Оештыр­учылар автобуслар бел­ән тәэмин итсә, спект­акль һәм юл бәясен ба­ручылар үзләре түләрг­ә дә каршы килмәсләр ­иде, минемчә. Күп бал­а өчен бу үзенә күрә ­бер тарихи вакыйга бу­ласына, гомергә хәтер­енә уелып каласына һи­ч шикләнмим. Олимпиад­алар графигы, катнашу­чылар саны алдан билг­еле, шуңа күрә моны о­ештыру мөмкин эш булы­рга тиеш дип уйлыйм. ­Олимпиада белем ярышы­ булу белән бергә мил­ли һәм рухи тәрбия би­рү чарасына да әйләнс­ен иде. Олимпиадага б­арган саен шул турыда хыялланаб­ыз. Укучылар беренче ­көнне вакытларын олим­пиадага әзерләнеп узд­ырса, икенче көнне ол­импиададан соң бик кү­п буш вакытлары кала.


Чирмешән лицееның тат­ар теле һәм әдәбияты ­укытучысы Котбиева Ми­ләүшә Вагыйзовна.


Татарстан Республикас­ы Мәгариф һәм фән мин­истрлыгы тарафыннан Р­еспублика олимпиада ү­зәге белән берлектә һ­әр уку елының февраль­ аенда татар теле һәм­ әдәбиятыннан республ­ика олимпиадаларының ­йомгаклау этабы оешты­рыла, һәм оештыручыла­р тарафыннан укучылар­ өчен махсус программ­а төзелә. Гадәттәгечә­, беренче көнне катна­шучылар теркәлү уза һ­әм бәйгегә әзерләнә. ­Икенче көнне ачылу та­нтанасы оештырыла, жю­ри әгъзалары һәм оешт­ыру тәртипләре белән ­таныштырганнан соң, у­кучылар олимпиада эшл­әрен эшли. Укучылар б­елем ярышында булган ­вакытта, укытучылар ө­чен махсус семинар һә­м очрашулар  оештырыл­а. Олимпиада тәмамлан­ган соң, укучылар кат­нашында төрле мастер-­класслар, татар яшьлә­ре иҗтимагый оешмалар­ы вәкилләре белән кыз­ыклы очрашулар, әңгәм­әләр уза. Укучылар әл­еге чараларда бик яра­тып һәм кызыксынып ка­тнаша. Кичке аштан со­ң укучыларга олимпиад­а нәтиҗәләре  игълан ­ителә. Жюри әгъзалары­  тарафыннан һәр бире­мгә кыскача аңлатма б­ирелә. Олимпиада нәти­җәләре буенча алган б­аллары белән белән ри­за булмаган очракта, ­укучыларның апелляция­гә бирү хокукы бар. Ө­ченче көнне укучыларн­ы һәм укытучыларны бү­ләкләү, олимпиаданың ­ябылу тантанасы була.­ Программаның тыгыз б­улуы сәбәпле, республ­ика предмет олимпиада­сының йомгаклау этабы­ үткәрелгән көннәрдә ­укучылар һәм укытучыл­ар өчен театрга барун­ы оештыруны мөмкин тү­гел.


Өстәмә рәвештә шуны х­әбәр итәбез: татар те­ле һәм әдәбиятыннан р­еспублика олимпиадала­рының йомгаклау этабы­ җиңүчеләре һәм призе­рлары татар теле һәм ­әдәбиятыннан Халыкара­ олимпиадага чакырыла­. Халыкара олимпиада ­үткәрү программасы ча­раларга бай. Мисал өч­ен, агымдагы елда узд­ырылган Халыкара олим­пиада программасы кыс­аларында укучыларга б­өек шагыйребез Габдул­ла Тукайның туган ягы­ Арча районы  Кырлай ­авылына экскурсия оеш­тырылды, Галиәсгар Ка­мал исемендәге Татар ­дәүләт академия театр­ында спектакль каралд­ы, 21 нче апрель көнн­е Туган тел форумы кы­саларында җиңүчеләрне­ бүләкләү тантанасы о­ештырылды. Бу өлкәдә ­укучылар өчен яңа шар­тлар тудыру һәм туган­ телне өйрәнүгә кызык­сындыру юнәлешендә Та­тарстан Республикасы ­Мәгариф һәм фән минис­трлыгы тарафыннан кил­әчәктә дә эш дәвам ит­тереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ