Логотип Магариф уку
Цитата:

Дала Евразиясе халыкларының халыкара тарих һәм мәдәният үзәге оештырылачак

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең берьюлы ике институты – Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм А. Халиков исемендәге Археология институты базасында дала Евразиясе халыкларының халыкара...

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең берьюлы ике институты – Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм А. Халиков исемендәге Археология институты базасында дала Евразиясе халыкларының халыкара тарих һәм мәдәният үзәге оештырылачак. Бу турыда 25 ноябрьдә Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов «Дала Евразиясе халыклары тарихының һәм мәдәниятенең актуаль проблемалары» темасына түгәрәк өстәл вакытында сөйләде. Халыкара үзәк үз эшен 2024 елның гыйнварында башлаячак һәм фәнни эшне, археологик экспедицияләрне һәм төрле тикшеренүләрне үз эченә алачак.
Күптән түгел  “Мәгариф” журналы инициативасы белән Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Халиков исемендәге Археология институты белән берлектә Актаныш районында тарих укытучылары форумы узган иде. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта узган бу чарага Казаннан һәм Уфадан галимнәр һәм археологлар, шулай ук Татарстанның ун районыннан тарих укытучылары килде. "Мәгариф" журналы галимнәр материаллары һәм алар белән үткәрелгән әңгәмәләрдән торган махсус номер чыгарды.
Радик Салихов белән узган  «Үткән эш иртәгә иҗади планда эшләргә тиеш» дигән әңгәмәне укырга киңәш итәбез.
 
Камил ТАИШЕВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ