Логотип Магариф уку
Цитата:

Дүрт аяклы дустың ...    дошманмы?!

«Хайваннар арасында кайсысы иң популяр һәм җир йөзендә иң киң таралганы?» – дип сорасалар, күпләрегез, һич икеләнмичә: «Этләр»,– дип җавап бирәчәк. Алар 14 мең ел буе кешеләр белән янәшә яши һәм «кеше...

«Хайваннар арасында кайсысы иң популяр һәм җир йөзендә иң киң таралганы?» – дип сорасалар, күпләрегез, һич икеләнмичә: «Этләр»,– дип җавап бирәчәк. Алар 14 мең ел буе кешеләр белән янәшә яши һәм «кешенең иң тугры дүрт аяклы дусты» дигән мәртәбәгә лаек булган. Россиядә яшәүчеләрнең өйләрендә һәм фатирларында якынча 20 миллион эт тотыла дип исәпләнелә. Бу – һәр җиденче гаилә этле дигән сүз. Заманында драматург Рөстәм Мингалим дә үзенең бер пьесасына юкка гына «Өченче бүлмәдә эт яши» дигән исем бирмәгәндер. Әмма дүрт аяклы дустың да бәла китереп чыгарырга мөмкин шул. Белгечләр әйтүенчә, эт, ачуланса, бүредән яман. Хуҗасына ул тугрылыклы дус булса да, 
чит кешегә дошманы итеп карый.
 
Санкт-Петербургның Красносельский рай-
онында питбуль токымындагы Бес кушаматлы этнең ун яшьлек кыз балага ташланып, битен җәрәхәтләү вакыйгасын искә төшерсәң, әле дә тәннәрең чымырдап куя. Бала бу вакытта әнисе белән кар атышып уйный. Ә салмышрак ир кеше якындагы күл тирәли эт белән йөри һәм аны муенчактан ычкындырып җибәрә. Ә ул, йөгереп барып, башта кызның әнисенә ташлана, аннары сабыйга сикереп, аның битен тешләп ала. Ә ир аларга: «Ул бары уйнарга гына тели», – дип кычкыра. Питбуль һөҗүменнән зыян күргән 10 яшьлек кызны авыр хәлдә хас-
таханәгә алып китәләр. Табиблар мәктәп укучысының тормышы өчен көрәшкәндә, әлеге фаҗигадә бер генә кешенең гаепле булмавы ачыклана. 51 яшьлек бу ир этнең хуҗасы да түгел икән. Ул 39 яшьлек таныш хатынның этен һавада йөртергә алып чыккан. Муенчак кидерелсә дә, этнең борынлыгы булмый. Питбульнең хуҗабикәсен һәм «эт йөртүче»не кичке сәгать сигезләр тирәсендә полиция бүлегенә алып киләләр. Адвокат Мария Меренкова «Нева яңалыклары» сайтында әлеге хәлгә гаепле кешегә нинди җәза янавы турында ачыклык кертеп, болай дип яза: «Бу очракта этнең хуҗасы гражданлык-хокукый җаваплылык кануннары буенча һөҗүмгә тартылачак. Зыян күрүчегә китерелгән зыянны каплауны күздә тоткан статьяда ертылган киемнәрне төзәтү яки химик чистарту, дәвалау чыгымнары, мораль зыянны компенсацияләү керә. Компенсация суммасы җәрәхәтләрнең авырлыгына һәм хуҗаның билгеләнгән кагый-
дәләрне бозу дәрәҗәсенә бәйле булачак».
Адвокат әйтүенчә, эт авыр зыян салырга мөмкин. Кайвакыт тешләү үлемгә дә китерә. Бу очракта хуҗаның гамәлләре, нәтиҗәләргә бәйле рәвештә, Җинаять кодексының түбәндә китерелгән бер статьясы буенча квалификацияләнәчәк:
РФ ҖКның 118 нче статьясы – саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү; бу җинаять өчен 80 мең сумга кадәр штраф, мәҗбүри, төзәтү эшләре яки өч елга кадәр иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләнергә мөмкин. 
РФ ҖКның 109 нчы статьясы – саксызлык аркасында үлемгә китерү; эт хуҗасына төзәтү яки мәҗбүри эш, ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яки ирегеннән чикләү яный.
Ә бит мондый аянычлы хәлләр бер Санкт-Петербургта гына түгел, бөтен ил буенча әледән-әле килеп чыгып тора.
Әйтик, узган ел гына үзебезнең Осиново бистәсендә мәктәптән кайтып килүче 11 яшьлек укучыга этләр көтүе ябырыла. Шок хәлендәге баланы күпсанлы яралар белән рес-
публика балалар хастаханәсенә алып китәләр. 
Петропавловск-Камчатск шәһәрендәге порт тирәсендә 8 яшьлек малай мәете табыла. Тикшерүчеләр аның үлем сәбәбен ачыклагач, мәрхүмне этләр талавы ачыклана. Җавап тотучы – Петропавловск-Камчатск шәһәр округының төзекләндерү хезмәте.
Башкортстанның Үчәле районындагы Сәфәр авылында 4 яшьлек сабый үз өе янында уйнап йөргәндә, аңа берничә сукбай эт ташлана. Имгәнгән бала урында җан бирә. Мондый гыйбрәтле хәлләрне күпләп санарга мөмкин.
Журналыбызның даими авторы, Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбе укытучысы Ләйсән Вәлиеваның да этләргә карата булган фикере күпләрнеке белән аваздаш: «Үз өең белән торганда, эт тотуның бернинди дә начарлыгын күрми идем. Тик кечкенә кызыбызга күршеләребезнең эте ябышкач, бу мәсьәләгә минем карашым 180 градуска үзгәрде. Урамга уйнарга дип кенә чыгып киткән баланың үзәк өзгеч тавышы әле дә колак төбемдә яңгырап тора. Ярый әле, үзебез өйдә булып, йөгереп чыктык, һәм эт аны теш-
ләргә өлгерми калды. Җирдә аунап яткан һәм ачыргаланып кычкырган баланы күреп, күршеләр дә, без дә бик зур хафага төштек, әлбәттә. Хәзер кызым бик еракта кечкенә генә эт күрсә дә калтырый башлый, куркып йөгерә». Эттән куркып калган бала әнисенең җан авазы бу!
 
ЗАКОН НӘРСӘНЕ ТЫЯ?
 
Этләрне йөртү турында закон, 2018 елның 28 декабрендә кабул ителеп, 2019 елның беренче гыйнварыннан гамәлгә куелды. Тик аның кайбер статьялары 2023 елдан гына тормышка ашырыла башлады. 
Яңа законга түбәндәге пунктлар кертелгән:

  1. Этләрне рөхсәт ителмәгән җирләрдә һәм кешеләр күп булган урыннарда муенчаксыз һәм борынлыксыз йөртү ярамый.

  2. Этләрне йөртергә мөмкин булган урыннарда башка хайваннарның һәм йорт хайваннарын озата баручы кешеләрнең иминлеген, юридик һәм физик затларның мөлкәте сакланышын тәэмин итү таләбе куела.

  3. Эт белән йөрү рәсми рәвештә рөхсәт ителгән вакыт – иртәнге 7 дән төнге 23 сәгатькә кадәр. Урамда соңрак яки иртәрәк йөрү тыелмый. Ләкин бер шарт үтәлергә тиеш: эт, өреп, 23:00 сәгатьтән 07: 00 сәгатькә кадәр урнаштырылган тынлык режимын бозарга тиеш түгел. 

  4. Җирле хакимиятләр тарафыннан махсус бүлеп бирелгән урыннарда гына этне муенчаксыз һәм борынлыксыз йөртергә була. Андый кагыйдәгә яше 3 айга кадәрге көчекләр, куркынычсыз саналган токымдагы кечкенә этләр генә буйсынмый. Әмма һәр хуҗа этенең артыннан җыештырырга тиеш. Моның өчен үзең белән соскы һәм капчык йөртергә кирәк булачак.

  5. Исерек хәлдә эт йөртергә алып чыгу тыела. Хәзер бу административ хокук бозу дигән гаепләүгә керә, һәм моның өчен шактый сизелерлек күләмдә штраф түләргә кирәк булачак.

  6. Яңа закон буенча этнең муенчагында хуҗасының телефон номеры, адресы язылган һәм шунда ук этнең номеры белән бирка да булырга тиеш. 


Шәһәрдә йорт хайваннарын тиешсез урында йөртергә ярамый дигәннән кафе, ашханә, кибет кебек кешеләр күп булган урыннар күздә тотыла. Яңа закон чыкканчы ук, Казан шәһәр хакимияте этләрне йөртү тыелган урыннар күрсәтелгән карарлар кабул иткән иде. Аларга транспорт юлы (хәтта бу төнге вакыт һәм транспорт хәрәкәте булмаса да), күпкатлы һәм күп фатирлы йортларның йорт яны, махсус җиһазландырылган спорт һәм балалар мәйданчык-
лары, күп кешеле урамнар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, хастаханә биләмәләре керә. 
Штраф күләме административ җаваплылык турындагы төбәк кодексларында төрлечә күрсәтелгән. Әйтик, Мәскәүдә этен муенчаксыз һәм борынлыксыз урамда йөрткән өчен, хуҗага 1000 сумнан 2000 сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. 
Әйтик, без яшәгән йортта берәрсе синнән алда лифтта этен урамга алып чыкса, андагы иснең сасына чыдап тормаслык була. Эт асралган фатир мәйданчыгында да шундый ук хәл. Билгеле, эт сидек-тизәгенең күбесе җәмәгать урыннарында (урамда, паркларда, балалар яратып уйный торган комлыкларда). Яз җитү белән шәһәр паркларында йөрергә чыккан кешеләр этләрнең кышкы тормышы «чолганышында» кала. Борын төртеп килүче яшел үләннәргә, кояш нурларына хозурланып ерак китә алмыйсың, шул арада юл кырыйларында яткан эт-мәче «йомышлары» күзгә ташлана. 
Мондый хәлне булдырмас өчен, этләрне кешеләр ял итә торган урыннарга җибәрмәскә кирәк, дигән зарларны ишетепме, ниһаять, Россиядә этләрне йөртү өчен уен мәйданчык-
лары булдыруны шәһәрләрне төзекләндерү программаларына кертү инициативасын Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әзерләде. Бу уңайдан Мәскәү башка калаларга үрнәк була ала. Андагы яңа микрорайоннарда эт йөртү мәйданчыклары да бар, аларның тизәкләрен җыеп ташлау өчен чүп савытлары да куелган.
Бизнес ясау максатыннан эт үрчетүчеләр яки, үзләренә иптәшкә өй тутырып, эт-мәче асраучы ялгызлар һәм психик яктан бик үк сау булмаган кешеләр турында да ишетеп беләбез. Мисал эзләп, ерак барасы да юк. Әйтик, Уфада яшәүче бер гаилә, өч бүлмәле фатирларында берничә дистә эт асрап, күршеләренең тормышын тәмугка әйләндергән. Совет районы хакимияте башта аларны куркытып та, зур-зур штрафлар түләтеп тә караган. Нәтиҗәсе булмагач, башка торак бирмичә, фатирдан чыгару хакында хөкем эше кузгатырга мәҗбүр булган. Судта санэпидстанция белгечләре, коммуналь хезмәт, җәмәгатьчелек вәкилләре, эт көчекләре белән бизнес ясаучы бу гаиләнең җәмгыять өчен чын-чынлап гаепле булуын исбатлап, гадел хөкем карары чыгартуга ирешкәннәр. 
 
ИСЛАМ НИГӘ ФАТИРДА ЭТ ТОТУНЫ ӨНӘМИ?
 
Табиб-психологлар хайваннар белән дус булган баланың җаваплырак, башкаларга карата мәрхәмәтлерәк булуын раслыйлар. Шулай да галимнәр ата-аналарга, балаларының теләген канәгатьләндергәнче, бик яхшылап уйланырга киңәш итә. Тикмәгә генә элек-
электән әби-бабаларыбыз: «Эт булган йорттан бәрәкәт кача», – димәгәннәрдер. Исламның да әлеге күренешне тыюы очрак-
лы хәл түгел. Югарыда әйтелгәннәрдән тыш, фатирда эт асрау өйнең чисталыгын бетерә. Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: «Әгәр дә эт савыт-сабага кагылса, аны җиде мәртәбә юарга кирәк, бер мәртәбә ком белән юу мәҗбүри». Әбү-Хәнифә мәзһәбе буенча, этләр йорт, каралты-кура, бакчаны саклау максатында ишегалдында гына тотылырга тиеш. 
Мәсьәләнең икенче ягы – сәламәтлек. Табиблар әйтүенчә, йорт хайваннары кеше сәламәтлеге өчен, аеруча балаларныкына куркыныч тудырырга мөмкин. Шуңа күрә фатирда асралган хайван ветеринар күзәтүе астында торырга, аңа вакытында прививкалар ясалырга тиеш. Арада иң куркынычы – котыру чире. Вакытында вакцинация ясалмаса, авыру эт яки мәче үләргә, ә балага аның чире йогарга мөмкин. Моннан тыш, эт йонында һәм селәгәендә яшәгән вируслар кеше бавырына һәм эчәклегенә үтеп керергә мөмкин икәнен дә истән чыгарырга ярамый. Андый хәлгә тарыган кеше ябыга; мие-
нә, үзәк нерв системасына төзәтеп булмастай зыян килә. Эт селәгәе рак ише яман чирләр килеп чыгуга да сәбәпче була ала. 
Этләр бүлеп чыгарган инфекцияле бактерия-
ләрнең миндальсыман бизләргә эләгүе бар. Бала үсә барган саен, бизләр дә зурая һәм иркен тын алуга комачаулык итә. Йоклаганда бик нык гырлауның бер сәбәбе балачакта этләр белән күп уйнаудан булырга мөмкин дип раслый белгечләр. Шуның өстенә этләрнең кайбер йогышлы авырулар таралуга да сәбәпче булуы мәгълүм. Әйтик, токсокароз дигән инфекция эләксә, бала сукыр кала, ә токсоплазма дигәне бизләр ялкынсынуына китерә, баш миен һәм бавырны да зарарлый. 
Шуны да онытмыйк: эт-мәчеләрнең эчәклегендә дистәләгән паразит яши. Алар хайванның тизәге белән чыга. Яраткан хайваны белән уйнаган бала кулын еш юа дип, кайсы әти-әни әйтә ала? Йорт хайваннарының тәпиләрендә, тырнак араларында да микроблар яши. 
Күптән түгел, республика хастаханәсе табиб-
лары шушы паразитларның берсе аркасында интеккән пациентның бавырына операция ясарга мәҗбүр булдылар. 35 яшьлек Чаллы хатыны озак вакытлар йокысызлыктан җәфалана һәм хәлсез була. Тикшеренүдән соң Резедага альвеококкоз дигән диагноз куялар. Ә бу авыруны нәкъ менә эт-песи белән аралашканда йога торган тасма селәүчәннәр (ленточные черви) китереп чыгара икән. Шуңа күрә өйдә эт яки мәче асрыйсыз икән, гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген онытмаска кирәк.
 
ЭТЛӘР БЕЛӘН ЭТ БУЛМАСКА
 
Урамда барганда, этләр өеренә эләксәң ниш-
ләргә соң?
– Кинологлар әйтүенчә, нинди генә эт белән очрашсаң да, үзеңне тыныч тоту, куркуны сиздермәү кирәк. Чөнки курыкканда, адреналин бүленеп, кеше тирли. Ә эт моны бик тиз сизеп ала, шуңа ябышырга да мөмкин. 
– Эт, сиңа таба чабып килгәндә, кискен хәрәкәтләр ясамыйча, тыныч кына бер урында басып тор. Экспертлар әйтүенчә, эткә артың белән борылып кача башлау аны тагын да котыртачак, ахыр чиктә ул сине барыбер куып җитә. Шуңа күрә ераграк китәргә теләгәндә дә аңа йөзең белән карап торган килеш, артка таба чигенү хәерлерәк.
– Кайчакта өрә-өрә кеше тирәли йөгереп йөргән, тешләргә теләгән этне туктату өчен калын тавыш белән каты итеп бер кычкырып җибәрү дә җитә.
– Яныңда табигый булмаган тавышлар чыгаручы берәр төрле прибор булу да әйбәт. Мәсәлән, этләр электрошокерның тавышыннан да курка. Шулай ук борычлы баллон да куллану мөмкин.
– Кулыңдагы зонт яки куртка ярдәмендә үзеңне зуррак итеп күрсәтү дә этне куркыта ала.
– Әгәр якынлашып килүче этләр төркемен күрсәң, аларның игътибарын җәлеп итми генә ерактан әйләнеп узарга тырыш.
– Инде берничек тә качып котыла алмыйсың, эт сиңа ташланырга әзер икән, куртка яки башка берәр өс киемең белән тиз арада кулыңны төрергә һәм аны этнең авызына куеп, үзеңне якларга кирәк. Эт авызына шулай ук сумканы яки рюкзакны да тыгарга була.
– Әгәр этләр көтүе һөҗүм итә һәм качарга мөмкинлек юк икән, мөмкин булган кадәр куллар белән битне, муенны, эчне яшереп, чүгәләп утырырга киңәш ителә. Иң мөһиме: егылмаска, аягыңда калырга. Мондый очракта этләрнең кызыксынуы кимеп, калдырып китү мөмкинлеге зуррак. 
Эт тормышында яшәгән этләр генә теш-
ләүчән була, ди кинологлар. Дүрт аяклы дуслар-
га карата көч куллану, аларны җәберләү аның холкына тәэсир ясамый калмаячак. Өйрәтү, тәрбияләү өчен мактау сүзләре, наз, тәм-томнар гына кулланырга мөмкин. Уеннар да файдалы, этләр уйнарга яраталар. 
Берничә ел элек этләрне ничек атуларын искә алсак, ул чакта аулаучыларга урам этеме ул, өйнекеме, чылбырыннан ычкынып югалган хайванмы, хуҗасы читкә киткәнме – барыбер иде. Янында кеше булмаган һәр этне атып үтерделәр. Сукбай хайваннарны үтерү Россиядә 1917 елдан бирле гамәлдә булган. Йөз елдан артык вакыт узды. Бу практика нинди дә булса нәтиҗәләр бирдеме? Юк, бирмәде. Беребезгә дә сер түгел: сукбай этләрнең үрчүенә, төркем буларак формалашуына, иң беренче чиратта, без, кешеләр, үзебез гаепле. Этләр һавадан төшми. Аларны дачаларда, төзелеш мәйданнарында, төрле урыннарда кешеләр ташлап, калдырып китә. Шуннан үрчи башлыйлар. Аннары җәмгыятькә куркыныч тудыралар. Бу мәсьәләне чишү юлы бер генә – аларның санын киметү. Киметүнең өч юлы була. Беренчесе – элеккеге чордагы кебек атып үтерү, икенчесе – агулау. Ә өченчесе – цивилизацияле илләрдәгечә, ата этләргә
кастрация ясау, аналарына стерилизация үткәрү. 
Тик шулай да зоояклаучылар соңгы вакытта Россиядә хайваннар белән кансыз мөгамәлә очраклары ешайды дип чаң суга. Күрәсең, тормыш авырлыклары йончыткан адәм балалары ачуларын дүрт аяклылардан аладыр. Этләрне үтерә алган үсмернең инде тора-бара кеше үтермәс дип, йә кайсыгыз гарантия бирә ала?! Шуңа да Антуан де Сент-Экзюпериның «Үзебез кулга ияләштергән җан ияләре өчен үзебез җаваплы да» дигән васыятен онытмасак иде.

Таһир САБИРҖАНОВ,


Фәния ЛОТФУЛЛИНА


Ясалма интеллект фотосы


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ