Зәлия Хәсәнова: Әйе, мин бәхетле
Татар укытучысы, татар мөгаллимәсе...Син ничек эшлисең? Балаларың ничек укый? Халкымның мәңгелек мирасын киләчәк буынга тапшыра аласыңмы? Телебезне саклап калачак буын тәрбияли аласыңмы? Моңа мин нинди өлеш кертәм соң?
Менә шул сорауларны мин һәр көн үз-үземә бирәм. Ә җавапны көн саен төннәр буе эзләргә туры килә. Фәнни эшләрдә, методик әдәбиятта, балаларда табам мин ул җавапларны. Һәр баланы белем дөньясына алып керү, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтү, фикерләү сәләтен үстерү, дөньяга карашын формалаштыру, аңардан шәхес тәрбияләү – минем максатым. Максатыма ирешү өчен , һәр дәресемне иҗади эзләнү, проблема, җиңү, яңа кызыклы белешмәләр белән баетырга тырышам, эзләнү-тикшерү алымын кулланам һәм укучыларның иҗади эшчәнлеген киңәйтәм. Укылган әсәрләр нигезендә сәхнә әсәрләре төзү, аларны уйнап күрсәтү дә – балаларның яратып башкара торган гамәлләре. Һәр ел саен район һәм шәһәр күләмендә үткәрелә торган балалар театры, “Егет солтаны”, “Нәүрүз гүзәле”, шигырь-җыр бәйгеләрендә җиңүләр – эшемнең нәтиҗәләре.
Хәзерге заман мәктәбендә коммуникатив технологияләр куллану белән бара торган дәресләрдә эш оештыру уку мотивациясенә, Бердәм дәүләт имтиханы рәвешендә йомгаклау аттестациясен тапшыруга, олимпиадаларга һәм конкурсларга әзерләнүгә бәйле проблемаларны чишәргә булыша, укучыларга проектлар төзү һәм иҗади эшләр башкару, төрле бәйгеләрдә катнашу юнәлешләрендә ярдәм итә. Укучыларым белән бергә эшләгәндә, компьютер өлкәсендә төрле яңалыклар белән дә алышабыз. Фәнни-гамәли конференциягә презентацияләрне укучылар үз көчләре белән әзерлиләр. Моның нәтиҗәләре район һәм шәһәр мәгариф идарәсенә, мәктәпкә дан китергән җиңүләр.
Балалар томышында уеннарның роле дә зур. 5–6 нчы сыйныф укучылары бигрәк тә яратып уйныйлар. Уен бала шәхесенә уңай йогынты ясый, аның акыл үсешен активлаштыра, ихтыяр көче тәрбияли. Уен – иҗат эшенең беренче адымы. Дәресләремдә уеннар кулланып, яхшы нәтиҗәләргә ирешәм.
Заманалар авыр, катлаулы, әмма киләчәккә өмет белән яшим, эшлим, эзләнәм. Менә 25 ел хезмәтемдә максатларыма ирешү юлларын табарга тырышам. Гадилек һәм гаделлек кенә укучы һәм укытучы арасын якынайта ала. Укытучы һөнәре – эшне ярату гына түгел, ә балаларны чын күңелдән сөю. Әйе, укучыларымны бик яратам, сагынам. Аларны тәрбияле, зыялы, зәвыклы, белемле, туган илебезгә лаеклы кешеләр итеп күрәсем килә. Һәрвакыт һөнәри осталыкка омтылу, балаларның яшь үзенчәлекләрен өйрәнү, ихтирам итү – максатымның нигезе. Ә моның өчен яңадан-яңа алымнарны, методларны эзлим, өйрәнәм. Һәр дәресне иҗади уйлап, методик таләпләргә туры китереп төзергә тырышам.
“Минем шәҗәрәм” дигән электив курс өчен программа төзеп, өстәмә материаллар туплау, иҗади эзләнүләр, аларны дәресләрдә куллану укучыларда нәсел чылбырларын барлау, аларга хөрмәт белән карау кебек сыйфатларны тәрбияли. Яшьләр елына багышлап, “Минем гаилә – тарихи Ватанымның күп гасырлы тарихы ул” дип аталган IV Бөтенроссия конференциясендә I дәрәҗәдәге премия алуыбыз зур хезмәт нәтиҗәсе.
Укытучы нинди соң ул? Бүгенге көндә галим дә, актер да, спортчы да, психолог та, остаз да. Минем кулымда – нәни язмышлар. Минем кул астында бүген гади акбур белән кара такта гына түгел, мин бүген мәктәп дигән олы корабның штурвалы артында балачак дөньясын чиксез киңлекләргә алып чыгам. Сыйныф бүлмәсеннән торып, вакыт машинасы белән идарә итәм. Илләр генә түгел, чорлар аша җилдереп үтәм. Галәм киңлекләренә күтәреләм, җиде кат җир астына төшәм, диңгезләрдә йөзәм. Сабыйларның күзендәге очкын – минем кайнар йөрәгемнең чаткысы. Шул очкыннар миңа көч өсти, мине бәхетле итә.
Әйе, мин бәхетле. Гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя алмыйм. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул! Һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята, зур сулыклар да бәләкәй чишмәләрдән башлана, диләр. Олы юлга алып чыгучы кечкенә генә сукмакта да тәүге адымнар чарлана. Чишмә башыбызда торучы, тәүге адымнарыбызны ясарга ярдәм итүче кеше бит мин – Укытучы. Нинди генә заманда, чорда, гасырда яшәсәк тә, иң матур үрнәк, иң якты маяк булып калыйк без!
Зәлия Мәхәсим кызы Хәсәнова, Бөгелмә районы Карабаш икенче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Туган хакы
«Низаг чыккан» дигән сүзне ишетүгә үк, гадәттә, күз алдыбызга ниндидер дошманлык, үпкәләшү килеп баса. Бу табигый да, чөнки «низаг»ның уңай ягы була алмый сыман. Ничек инде ул уңай күренеш яки файдалы эш була алсын ди?! Чынлап та, шулай, без уйлаганчамы соң?
Ни өчен низаг чыга?
Низаг бер дә күңелле хәл түгел. Бигрәк тә гаиләдә, балалары арасында чыкса, ата-ана кара кайгыга батарга мөмкин. Кайвакыт психологларга мөрәҗәгать итми торып, проблемадан чыгу юлын таба да алмыйлар. Әмма низаг чыгу ул – табигый хәл. Иң элек аңа, нәкъ менә, табигый хәл итеп карарга өйрәнү кирәк. Алай гына да түгел, күп вакыт аннан котылып калып та булмый, чөнки кешеләрнең кызыксынулары, фикер-карашлары, максатлары бер төрле генә түгел бит. Гәрчә бер гаилә әгъзалары булсалар да. Бертуганнар арасындагы каршылыкны фән телендә сиблинглар бәрелеше, диләр. Сиблинглар – бер ата-анадан туган кызлар һәм малайлар (әмма игезәкләргә бу термин кагылмый).
Ни өчен бертуганнар арасында каршылык туа дигәндә, аның беренче сәбәбе: гаиләнең буыннан-буынга күчеп килгән «инанулары»нда. Мәсәлән, яхшы гаиләдә бернинди дә каршылык килеп чыгарга тиеш түгел. Анда һәркем үзара күркәм мөнәсәбәт күрсәтергә, елмаеп кына сөйләшергә, бер-берләренә карата түземле булырга тиеш дигән фикердә тора. Әгәр кем дә булса, гадәткә кергән тәртипләрдән риза булмыйча, үз теләк-омтылышларын ачыктан-ачык күрсәтсә, еш кына аның бу гамәле ниндидер яман эш булып аңлашыла. Моның бер куркыныч ягы бар: гаилә тәртипләренә буйсыну-буйсынмауга карап, балалар «яхшы» һәм «начар»га бүленергә мөмкин. Ә мондый гаилә хакында «икмәк эчендә кибәк булмый калмас» яисә «аттан ала да туа, кола да туа» диясе генә кала.
Хөкемдар булмагыз
Беркемгә дә сер түгел, низагта «хаклы» һәм «гаепле» як бар дигән фикер каныбызга сеңгән. Шуңа күрә дә балалары арасында берәр каршылык килеп чыкса, ата-ана «гаепле»не эзли башлый. Таба һәм әле җәзасын да бирә. Ләкин бу ысул кайвакыт хәлне катлауландырып җибәрә, чөнки гаепле булып калган бала икенче юлы гаделлек торгызырга, үзен якларга омтылачак. Димәк, каршылык юкка чыкмый, киресенчә, тирәнәеп тә китә ала. Шуңа күрә психологлар ата- аналарны: «Балаларыгыз арасында хөкемдар булмагыз!» – дип, даими рәвештә кисәтеп тора. Ә нишләргә соң? Ике якның да фикерен тыңлау зарур. Ата-ана, баланы тыңлаганда, бик сак булсын, чөнки алар, бигрәк тә кечкенә вакытта, теләк-фикерләрен тиешле дәрәҗәдә аңлатып бирә алмый. Ике якны да тыңлап, нәрсә теләвен төшенгәннән соң гына баланың үзе белән берлектә барысын да уртага салып сөйләшергә һәм ике якның да күңеленә хуш килердәй чишелеш табарга кирәк.
Сиблинглар арасында яхшы мөнәсәбәт булдыруга гаиләдә анык һәм төгәл тәртип урнаштыру да нык ярдәм итә. Мәсәлән, кеше әйберен рөхсәтсез алмаска. Бер-береңә ачу килгәндә, бу хакта әйтергә ярый, әмма ямьсез сүзләр белән тиргәшергә, сугышырга һич тә ярамый.
Балаларны билгеле бер тәртип, кагыйдәләргә өйрәтүнең иң җиңел юлы – уен вакытында. Әйтик, балалар шашка яки шахмат уйный. Бу уенда, аның кагыйдәләрен саклаучы гарант вазифасын үз өстенә алып, әти яки әни кеше дә катнаша ала. Әкренләп бала уен кагыйдәләренә күнегә һәм буйсына да башлый. Күмәкләп уйнаулар берләштерә, үзара килешеп яшәргә, кайчакта сабыр итәргә дә кирәклегенә төшендерә.
«Сабак» ала бел
Бертуган балалар арасында ниндидер җитди каршылык туган икән, моннан фаҗига ясамагыз. Шулай ук әлеге аңлашылмаучанлыкны ничек булса да юкка чыгару, тамырын корыту кирәклеген генә максат итеп куймагыз. Сиблинглар бәрелешен бер-береңне аңларга өйрәнү, күңел хисләрен «ишетә» алу мөмкинлеге (!) дип кабул итегез. Аңлашылмаучанлык ул – бер яман эш түгел, ә бер-береңне тагын да әйбәтрәк аңлау өчен бирелгән форсат та! Балалар арасында гына түгел, хәтта әти-әни арасында килеп чыкса да. Димәк, ата-ана, беренче карашка, күңелсез, проблема булып күренгән хәлләрдән тиешле «дәрес» ала белсен! Ә инде мондый фикерләү рәвешенә балаларын да күнектерсә, аларның киләчәктәге мөстәкыйль тормышлары өчен бик тә кирәк булачак зирәклеккә өйрәтә алган дигән сүз.
Георгий БЛИНОВ, психолог
Фото: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар